Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Мопед һәм скутер иярләүчеләр өчен бу кирәк

    Юлларда ике көпчәкле транспортлар күренә башлауга, юл-транспорт вакыйгалары арта.

    Мопед иярләүчеләр катнашында аварияләрне булдырмау максатында федераль дәрәҗәдә алар өчен билгеле бер чикләүләр кертү каралган. Йөртү хокукының яңа категорияләре узган елның 5 ноябрендә законлы көченә керде. Бүгеннән мопед һәм скутерларга утыручылар йөртү таныклыклары алырга тиешләр. Ә мопед яки скутерда 16 яше тул­ганнар һәм теләсә нинди категорияле яки "М" категорияле таныклыклары булганнар гына йөри алалар.

    "Район автомәктәбе мопед һәм скутер йөртүчеләрне укытуның бердәм программасын алды. Хәзер тиешле белемнәрне һәм күнекмәләрне автомәктәптә яки аның филиалларында алырга мөмкин, - дип яңалык белән уртаклашты ТР ДОСААФының Тәтеш районы автомәктәбе начальнигы Зиннур Габдуллин. - "М" ка­тегориясе буенча укыту курслары программасы "А" категориясеннән - мотоцикл белән идарә итүдән әллә ни аерылмаячак. Имтиханның теоретик өлештән генә торуына карамастан, сынауларга зур җаваплылык белән әзерләнергә киңәш итәбез. Скутер яки мопед йөртүчедән юл хәрәкәте кагыйдәләрен, шул транспорт белән имин идарә итү нигезләрен һәм беренче ярдәм күрсәтү алымнарын яттан белү таләп ителә. Әлбәттә, алар үз транспортларының төзелешен һәм техник хезмәт күрсәтү кагыйдәләрен дә белергә тиеш­ләр. Шулай ук автомәктәптә шоферларны кызыксындырырлык башка яңалыклар да бар".

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: