Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Мәркәзебез Казан Кремленә ТАССРның 100 елллыгы әләме куелды

    Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм башкалабызның барлык шәһәрләрендә һәм районнарында да шулай ук әләм күтәреп урнаштырылачак.

    (Тәтеш, 16 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Мәркәзебез Казан Кремленә бүген Татарстан Республикасы Президенты резиденциясендәге мәйданга ТАССРның 100 еллыгы әләмен күтәрү уңаеннан тантаналы чара булып үтте. Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров узган елның  декабрендә ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтүгә старт бирелүен белдерде.

    “Дәүләт, муниципаль хакимият, бизнес-берләшмә, җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чаралары, гражданнар тантаналы чаралар уздырылуга әзер”, – диде Әсгать Сәфәров. Төп бәйрәм чараларының ул  27 майда, 25 июньдә, 30 августта үтәчәк икәнлеген җиткерде. 

    Ул республиканың җиңел булмаган юл узуын ассызыклап узды. “Без көчле икътисади киләчәккә, гражданнарның ватанпәрвәрлегенә, РФ Президентына, РФ Хөкүмәтенә таянып, алгы көнгә ышаныч белән карыйбыз, дип ныклы рәвештә әйтә албыз. Һәркемне дә Татарстан республикасы төзелүнең 100 еллыгы белән котлыйм”, – дип төгәлләде чыгышын Әсгать Сәфәров һәм ТАССРның 100 еллыгы әләмен күтәрергә тәкъдим итте.   

    Әләм күтәрелгәч, Татарстан Республикасы гимны яңгырады.  Татарстан Хөкүмәте һәм республикабызның барлык шәһәрләрендә, районнарында шулай ук әләмнәр урнаштырып куелачак.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: