Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Мәскәүдә космонавт Алексей Леонов вафат булган

    Космонавт 15 октябрьдә Мәскәү өлкәсе Мытищи шәһәрендә Федераль хәрби мемориаль зиратта җирләнәчәк.

    (Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә тарихта беренче тапкыр ачык космоска чыккан кеше, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Алексей Леонов 86нчы яшендә вафат булган. Кайгылы хәбәрне аның ярдәмчесе Наталья Филимонова әйткән. Бу турыда ТАСС яза.

    «Алексей Архипович озак авырудан соң Бурденко исемендәге госпитальдә вафат булды», - диде Наталья Филимонова.

    Аның сүзләренчә, космонавт 15 октябрьдә Мәскәү өлкәсе Мытищи шәһәрендә Федераль хәрби мемориаль зиратта җирләнәчәк.

    https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/11/195146/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: