Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Наркотиклар кулланудан ашказаны асты бизе ялкынсына

Тәтеш үзәк район хастаханәсенең психиатр-наркологы Наталья Ляченкова наркотикларның кан йөреше системасына һәм сулыш алу системасына йогынтысы турында “Тәтеш таңнары”ның узган саннарында сөйләгән иде инде. Наркотик матдәләр ашказаны-эчәк тракты органнарына да тискәре йогынты ясый.

Ашказаны-эчәк тракты органнары кеше организмында мөһим функцияләрнең берсен башкара: наркотик­лар куллану аларның эшчәнлеге бозылуга китерә.
Куллану барышында баш миенең туклану үзәге кысыла, һәм кеше, хәтта ашамаса да, ачлыкны тоймый. Тәмәке сыман тартыла торган катнашмалар авыз куышлыгын ялкынсындыралар һәм кеше ризыкның тәмен начар кабул итә, аңа карата җирәнү хисе тоя башлый. Наркотикны даими кулланганда ашказаны-эчәк тракты мускуллары кысыла: авыру кеше ашыйсы килүне тоймый, һәм тукланган вакытта косарга мөмкин.
Агулы кушылмалар шулай ук ашказаны асты бизен ялкынсыталар. Ул ашказаны согын җитәрлек эшләп чыгармый, һәм ризык ахыргача эшкәртелеп бетми. Токсиннар ашказаны асты бизеннән ферментлар агымын боза. Алар ашказанына барып җитәргә өлгермиләр һәм аның тукымаларын юкка чыгарып, турыдан-туры биздә эшкәртә башлыйлар. Ә ферментлар җитмәгәнлектән азык тулысынча эшкәртелми, ризык калдыклары организмнан чыкмый. Наркобәйлелектәге кешеләр эч кибүдән интегәләр, ә ризык калдыклары аның эчендә эчерәләр һәм таркалалар.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев