Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Невролог яңа пандемия ихтималы турында кисәтте

    Магний дефицитын булдырмау өчен кара шоколад, чикләвек, авокадо, кузаклылар, яшеллек ашарга кирәк.

    (Тәтеш, 27 октябрь, “Тәтеш таңнары”).  Якын арада магний дефициты яңа пандемиясе булырга мөмкин. Мәскәүнең 52нче хастаханәсенең баш мие кан әйләнеше бозылган авырулар өчен неврология бүлеге мөдире, невролог Вера Пшеничникова шундый фикер белән уртаклашты. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

    «Магний дефициты — ул пандемия, аның белән көрәшергә кирәк», — диде ул.

    Вера Пшеничникова сүзләренчә, вазгыятьне бу микроэлементка анализ үткәрү белән кыенлыклар катлауландыра. Моның белән бәйле рәвештә, магнийны курслап эчәргә кирәк, чөнки аның артык булуы организмга зыян китерми.

    Магний дефицитын булдырмау өчен кара шоколад, чикләвек, авокадо, кузаклылар, яшеллек ашарга кирәк. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: