Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ничек грипп белән авырмаска?

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы киңәше нигезендә, бүгенге көндә вакцина белән гриппны профилактикалаудан да яхшырак башка бернәрсә дә юк.

(Тәтеш, 18 гыйнвар, "Тәтеш таңнары"). Шулай да, әгәр инде сез соңаргансыз һәм прививка ясатырга өлгермәгәнсез икән, аерым киңәшләр бар, моның ярдәмендә грипп йоктыру куркынычын киметергә мөмкин.

“Юылмаган куллар белән биткә кагылырга ярамый, аеруча да күзләргә, борын һәм иренгә, чөнки вирус лайлалы тышчага эләгеп, сезнең организмга үтеп керә һәм чир китереп чыгару мөмкинлеген ала”, – дип билгеләп үтте ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының матбугат конференциясендә.
Кулларны ешрак юарга, бактерияләргә каршы торучан чаралар кулланырга, биналарны дымлы чүпрәк белән сөртеп чыгарырга, җилләтергә, урамда туңып-өшүгә юл куймаска кирәк.

“С витамины булган азык-төлекне: клюква, лимон, брусниканы ешрак файдаланырга. Чирнең беренче билгеләре сизелгән вакытта өйдә калыр­га һәм табиб чакыртырга кирәк. Грипп эләккәндә урын өстендә ятып дәвалану тәртибе чиктән тыш мөһим”, – дип ассызыклады белгеч.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев