Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Ничек алдакчылар тозагына эләкмәскә

    Һәр килешүнең үз тәртибе һәм нечкәлекләре бар. Күчемсез милек белән дә шулай. Сату-алу килешүләре гадел булсын өчен, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милек алучы барлык гражданнарга әлеге объект хакында алдан ук мәгълүматлар тупларга тәкъдим итә.

    Моны ведомство сайтында онлайн режимында эшләргә мөмкин, ул бушлай. Моның өчен www.to16.rosreestr.ru сайтының "Элоктронные услуги" бүлегенә керергә һәм тәкъдим ителгән хезмәтләрнең берсен сайларга кирәк.

    Һәркемгә яраклы мәгъ­лүматлар составына түбәндәгеләр керә: күчемсез милек объекты тасвирламасы (исеме, кадастр номеры, урнашу урыны), хокуклы кешенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме яки хокук хуҗасының исеме, хокук төре, чикләүләр (уңайсызлык­лар), хокукка дәгъва кылу, суд белән бәйле бәхәсләр турындагы мәгълүматлар. Мәсәлән, сез фатир алырга җыенасыз ди, сатучы тәкъдим иткән барлык мәгълүматларны җиңел генә тикшерергә мөмкин: фатир мәйданы, милекче исеме һәм әлеге күчемсез милеккә арест салынмаганмы яки судта бәхәсле эш кузгатылмаганмы, бу да мөһим. Моннан тыш, алдакчылар тозагына эләкмәс өчен, күчемсез милекне сатып алганда документларның төп нөсхәсе тәкъдим ителергә тиеш, шулар нигезендә моның чит кеше милке булмавына ышанырга мөмкин. Сатып алучыга күчемсез милек объектының кабат-кабат сатылуына да игътибар итү зарур. Әгәр күчемсез милек объекты ышаныч кәгазе буенча сатыла икән, ул вакытта милекченең чынлап та шундый теләк белдерүен тикшереп, инанырга кирәк.

    Күчемсез объектның сатучыныкы булуын белү өчен, күчемсез милеккә хокукны бердәм дәүләт теркәве һәм аның белән эш итүгә (ХБДТ) күчермә алырга мөмкин. Шулай ук гомуми мәгълүматларны әлеге хезмәт сайтыннан да, "Запрос к информационному ресурсу" хезмәтләреннән файдаланып, алырга була.

    Күчемсез милек белән эш итүче алдакчылар тозагына эләкмәүнең тагын башка төрле чаралары да бар. Әгәр Сез үзегезгә тиешле күчемсез милек объекты хокукына ия буларак нәрсәдән булса да шикләнсәгез, Сезнең милкегез белән теләсә нинди эшләрне бары тик үзегез катнашында гына башкара алачаклары хакында Росреестр Идарәсе офисына гариза бирә аласыз. Сезнең милеккә кагылышлы эшләрнең тыелганлыгы турындагы язу ХБДТга кертеләчәк, аны бары тик милекче гаризасы нигезендә генә, шулай ук милеккә хокук күчкәннән соң теркәүче карары буенча гына юкка чыгарырга мөмкин.

    Моннан тыш, 2014 елның 1 февраленнән "Күчемсез милеккә һәм аның белән эш итүгә хокукны дәүләт теркәве турында"гы Федераль Законга үзгәреш­ләр кертелү уңаеннан, нотариуслар, Росреестр белән берлектә, күчемсез милек белән килешү эшләрен раслый алалар. Алар шулай ук килешү эшләрен раслаулары өчен җавап та бирәләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: