Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ничек яшисең, ветеран?

Өлкәннәр ункөнлегендә безнең редакция район ветераннар советы белән берлектә рейд үткәрде. Аның максаты - өлкәннәрне нинди проблемалар борчуын белү.

Шәһәребезнең иске - Гагарин мик­рорайонын сайлап алдык.
Гагарин урамындагы 53нче йорт быел ремонтланган (подрядчы "Энергия - Буа" ҖЧҖ), ягу сезоны күптән башланса да, подъездга керә торган җылылык системасы торбалары җылытылмаган һәм то­­маланмаган. Теләсә кем килеп кранны борырга, торбаларны ватарга мөмкин. Педагогия хезмәте ветераны Былбыл Заһретдинова яшәгән 3нче фатирның түшәмнәре күгәргән, шунлыктан бүлмә һавасы начар. Ашамлыклар да бозыла, күкси икән. Аның борчулары өч ел элек башланган. Икенче каттагы җылыту системасындагы авария нәтиҗәсендә фатирын су баскан булган.

ТМШның элекке җитәкчесе Олег Бильгильдиев капиталь ремонт вакытында барсын да эшләрбез дип ышандырган булган. Хәзер ТМШ юк, ремонт та тәмам, ләкин барсы да элеккечә калган. Фатирны тикшерү турында быелның 28 мае белән теркәлгән акт бар. Тик анда авария нәтиҗәләрен бетерү хакында бер сүз дә әйтелмәгән. Актка райбашкарма комитеты, шәһәр башкарма комитеты, "Тетюшское" МПП, "Жилсервис"ның җаваплы затлары кул куйган.
Бу йортның икенче подъездында да торбалар урамны җылыта. 11нче фатирда яшәүче ирле-хатынлы Гизеевлар, кыенсып кына, ремонттан соң тычканнар гына түгел, инде бакалар күренүен әйттеләр. Пөхтә хуҗа­лар өчен бу - фаҗига. Подвалда эшләгәндә аларның алгы бүлмә идәнен ачкан булганнар, хәзер такталар селкенеп торалар, идән астына төшеп китүең дә ихтимал. Подвалда 2 ай су торды, идәннәр нишләр инде, капиталь араталар урынына нечкә борыслар һәм кирпечләр генә бит, диләр хуҗалар.
Биредә яшәүчеләр ремонт вакытында алардан ни өчен өстәмә акча җыюларын да белмиләр: кемнән - 800, кемнән - 1500 сум, ә кемнән бөтенләй алмаганнар. Киптергечләр кую өчен дип аңлаткан булганнар. Әмма киптергеч булган фатирларда аны алыштырып та тормаганнар, ә кешеләр 1500 сумны түләгәннәр.

Алена Кувшинованың (51нче йорт, 12нче фатир) борчуы бер: өске каттагы фатирдан шакшы су агызырлар дип курка. Түшәме коры, ләкин әлегә агартылмаган. "Агартам мин аны, тик тагын агызырлар дип куркам", - ди ул. Аның проблемаларының сәбәпчесе - 2нче катта яшәгән, исерекләр җыеп яткан күршесе. Хәзер ул анда тормый. Рейд көнне шул буш фатирның форточкалары ачык, ишегенә йозак эленгән иде.
57нче йортның 18нче фатир хуҗасы Асия Зотова 2008 елда ясалган капиталь ремонттан соң фатирында салкын булуга һәм ванна бүлмәсендәге батареянең бөтенләй җылынмавына зарлана. Өстә яшәү­че күршеләренең дә зарлары шул ук, аларның фатир почмак­лары карала. Без аның 1нче каттагы күршесенә кердек, икесендә дә батареяләр бер үк җылылыкта. Сез киләсен белгәннәр, шуңа якканнар, дип фикер йөртте Асия Абдрахмановна. Әмма без рейд хакында беркемгә дә әйтмәдек.

Урамда гаражлар янында олы яшьтәге ирләрне очраттык. Аларның тормышка карашлары ничегрәк икән?
"Тротуарларны һәм йортка килү юлларын карагыз әле", - диделәр алар.
Горький урамындагы 35нче һәм Гагарин урамындагы 57нче йорт ишек алларында бетон тротуар җәелгән. Шуларның берсе, җылылык трассасы өстенә салынганы хакында без инде язган идек. Дөрес, җылылык бирүчеләр, әгәр авария булса, бер урыннан гына казыйбыз дип ышандыралар. Тротуарның электр үткәргеч һәм аның терәк баганалары астыннан узуына да игътибар иттек. Борынгы ышанулар буенча, кешеләр ике багана арасыннан йөрмәскә тырышалар, ә биредә яшәү­челәргә - көн саен шуннан йөрергә. Тик менә кыска гына бетон юл пычрактан башлана һәм пычракта бетә. 35нче йорт каршындагысы да шундый хәлдә. Тротуар кешеләр түбә астыннан йөрмәсеннәр, боз сөңгеләре башларына төшмәсен дип эшләнгән, күрәсең. Әлеге йорт каршындагысы да гаҗәп хәлдә туктап калган: беренче подъездда яшәүчеләргә, гомерләрен куркыныч астына куеп, элеккечә нигез буеннан йөререгә туры килә.
- Түбәдән асылынган бозлар бик юан булалар, - диде ир кеше, безне йорттан кибеткә таба озата барып. - Күрәсезме, кибеткә дә якын килерлек түгел - тирә-ягы су һәм пычрак. Матур күперчек (рәсемдә) ясап куйдылар, ул да сазга килеп төртелә, ә йортларга кадәр 10 метр чамасы гына калган.
- Ә гаражлар алдында нинди туфрак өеме?
- Төзүчеләр калдырдылар.
- Ә хуҗаларга нишләргә?
- Ялгыз хатын нишләсен, аны кем тыңласын?

Октябрьгә 25 ел урамындагы 70нче йортның подъезд алдындагы кебек аннан-моннан бетонланган мәйданчыкларны күрдек, анда күлләвек­ләр җыелып торачак, я булмаса ярык­лардан подъездга агып керәчәк. Хәер, күп нәрсә йортларда яшәүчеләрнең үзләренә дә бәйле. Араларында чиста итеп җыештырылганнары да, бер тапкыр кул тимәгәннәре дә бар. Биредә җыелышлар уздыру сирәк күренеш. Бер түбә астында аларның ничек яшәүләре белән кызыксынучылар бик аз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев