Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әнкәйне юксыну хисләре

Әниләр дөньяда иң газиз кешеләр. Аларны гомерлеккә югалткач, күңелдәге юксыну, сагыну ­хисләре икеләтә арта. Аның яшәеше, әйткән сүзләре йөрәк түрендә яңара.

(Тәтеш, 26 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Әлеге шигъри юллар нәкъ тә шул хакта.

Әнкәйне юксыну хисләре


Әнкәй, син безне тапкан, сиртмә бишеккә салган.
Көйләп-көйләп йоклаткан, вакытында ашаткан.
33 яшьтән калып, ялгыз карап үстердең,
Азып-тузып йөрмәдең, ятимлекне сиздермәдең.
     Толлыгыңны сакладың син, ялгыз гомер кичердең.
     Бишәр гектар чөгендер утап, өч балаңны үстердең.
     Матур киемнәр кидердең, ач-ялангач йөртмәдең.
     Укып-белем алыгыз, кеше булыгыз, дидең.
Тир-көч түгеп, акча эшләп, нарат өйләр салдырдың.
Агач сәкедә ятмагыз дип, йомшак диваннар алдың.
Инде хәзер вафат булдың, бакыйлыкка күчтең син.
Соңгы сүзең шул булды, тату яшәгез, дидең.
     Әни, сиңа ахирәттә оҗмах ишеге ачылсын,
     Җәннәт җимешләрен ашап, рухларың гел шат булсын!
     Яшь чагында аңламыйбыз, әни сүзен тыңламыйбыз.
     Хәзер инде искә төшә, күңелләргә бушлык иңә.
Әниемнең яхшылыгын мәңге оныта алмамын,
Ничек кенә тырышсам да, түләп бетерә алмадым.
Инде менә шигырь язам, булсын сиңа бүләгем,
Сине югалткач аңладым, әни мәңге кирәген!
Шәүкәт Вахитов, Олы Тархан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев