Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Нур” агрофирмасы фермаларында көн саен 5 тоннадан артык сөт җитештерәләр

"Тәтеш таңнары"ның корреспондентлары Кече Әтрәч фермасы терлекчеләре коллективында булды.


- Савым көтүенең күпчелек өлеше - 354 сыерның 202се шушы фермада, - дип сөйли хуҗалык җитәкчесе Радик Нургалиев. - Һәр сыердан 12 килограмм савым белән гыйнварга кердек, яхшы заманнарда бу вакытта 16шарны сава идек.

- Продукция нәрсә хисабына арта?

- Төп фактор - яхшы итеп ашату. Азыклар катнаш­тыргыч аша уза - туклык­лы моноазык барлыкка килә, анда бөтен минераль һәм витаминлы өстәмәләр дә җитәрлек, фуражга түп һәм кукуруз бар. Бөтен азыклар - сенаж, печән, кукуруз - бары тик беренче класслы, аларның сыйфатын механизаторларыбыз тәэмин иттеләр. Сөт күпләп бозаулау нәтиҗәсендә дә арта. Уңышның өченчесе - эшкә мөнәсәбәт: ферманың һәр эшчәне көндәлек хезмәт нәтиҗәләрен ях­шыртырга тырыша. Әйтелгәннәргә биредә 10 көн саен контроль саву үткәрелүен дә өстәргә мөмкин. Шуның нәтиҗәләре буенча сыерлар өстәмә фураж алалар. Сөтнең сыйфат күрсәткечләре дә контрольдә. Коллектив майлылыкны (ул 3,8) һәм аксым микъдарын (3,2-3,3) күтәрү өстендә дә эшли. Сыерлар кардага тук килеш чыгалар, ә салам аслык өчен генә билгеләнгән. Ферма коллективына килгәндә, биредә очраклы кешеләр юк. Иң тәҗрибәле сыер савучылар - Гөлфирә Садыйкова һәм Люция Сафиналар фермага мәктәпне тәмамлагач ук килгәннәр.

- Минем әнием дә фермада эшләде, - ди Люция, - инде үзем дә биредә 31 ел хезмәт куям. Башка эш турында уйлаганым да булмады. Ир туганым Радик та терлекчелектә эшли, фураж әзерли.

- Минем дә фермада эшли башлавыма августта 30 ел тула, - дип сүзгә кушылды Гөлфирә. - Хәтта мәктәп каникулларын да биредә үткәрә идем. Мал-туар яратам мин.

- Иң күп сөт бирүче сыерлардан ничә литр савасыз?

- Егерме тугыз - утыз.

- Сыерларны исемнәре буенча аеруы авырдыр, мөгаен?

- Юк, алар барсы да төрле, хәтта холыклары буенча да. Безнең үзебездә дә икешәр сыер. Авылда сыерсыз хуҗалык - хуҗалык түгел инде ул.

Гөлфирәнең дүрт кызы бар. Икесе инде мөс­тә­кыйль яшиләр, ә менә бишенче сыйныфтагы иге­зәкләре әти-­әни­ләренә булышалар, мәктәптәге уңышлары белән сөендерәләр.
Кече Әтрәч фермасында һәр сыердан тәүлек­лек уртача савым 18 килограмм тәшкил итә.

Хамисә Кәбирова да фермада 10 ел эшли. Хуҗалык җитәкчесе тагын ике сыер савучы Резеда Бәдретдинова һәм Гүзәл Сәетгәрәеваларны да мактап алды. Алар таналар группасында эшләгәннәр, хәзер ай саен планлы бозаулату бара, шулай булгач, эшләре дә арта төшкән.

Сыер савучы Илсөяр Әхмәтҗанова былтыр таналар группасында эшләгән, һәм хәзер аның тана сыерлары шактый сөт бирәләр. Һәр группада 600 килограммнан артык савалар.
Терлекчеләр эшләреннән канәгать, хезмәт хакы вакытында түләнә, нәтиҗәләргә карап 12дән 27 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Әмма Радик Нургалиевның киләчәктә тармакны үстерүнең төгәл планы бар. Быел Кече Әтрәч фермасында - 100 һәм Зур Әтрәчтә 200 башка исәпләнгән сыер абзарын үзгәртеп корырга уйлыйлар. Әгәр акча җитсә, түбәләре, тәрәзәләре, ишекләре дә алыштырылачак.

Белгечләргә эшләү һәм терлекчеләргә ял итү шартларын да яхшыртасылары килә. Терлекче­лектә уңышка кинәт кенә ирешеп булмый, бүген "Нур"да узган елгы планлы тырыш хезмәтләренең җимешләрен күрәләр.

Сулдан уңга: Кече Әтрәч фермасы терлекчеләре - Асия Сафиуллина, Гөлфирә ­Садыйкова, Люция Сафина һәм Хамисә Кәбирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев