Тэтеш таңнары
  • Рус Тат
  • Очкыннарга гашыйк

    Эретеп-ябыштыручы ир-егетләр һөнәре булуына укучыларыбызның күбесе ышана.

    Әмма Тәтештә яшәүче Талия Фәтхетдинова әлеге фикернең дөрес түгеллеген исбатлый.
    Өстәлдә - кайнар пироглар, иркен бүлмәдә үсентеләр гөрләп үсә. Очрашу турында сөйләшкәндә без зәңгәрсу күлмәк кигән һәм яулык бәйләгән ягымлы хатын-кызны күрер­без дип уйламаган да идек: әлеге күренеш эретеп-­ябыштыручы белән һич кенә дә туры килми.
    Талия Равил кызы 1956 елның 10 июлендә Байрашта күп балалы гаиләдә туа. Биредә ун сыйныфны тәмамлый һәм Казанга китә. Нигә ул химия производствосы аппаратчысы белгечлеген сайлаган? Җавап гадәттәгечә: "21нче санлы училищеда башка җирдән килеп укучылар өчен тулай торак була". Ә имтиханнарны тапшырганнан соң аны Казан фотожелатин заводына юллыйлар, анда ул аудиокассеталар җитештерү белән шөгыльләнә.
    "Бик күп продукция чыгардык, бары тик эшләп кенә өлгер. Безнең смена планны һәрвакытта арттырып үтәде. Яхшы түләделәр, тагын әле "зарарлылык өчен" дә", - дип искә ала Талия Фәтхетдинова. Предприятие җитәкчелеге эшчән кызны игътибардан читтә калдырмый, шуңа күрә Талия Равил кызы озак та үтми аппаратчы-комплектлаучыны эретеп-ябыштыручы һөнәренә алмаштыра.
    Ире Камил белән 14 февральдә, Гашыйклар кө­нендә таныша, хә­ер ул чакта бу бәйрәм­ турында Советлар­ Союзында беркем дә­ белми. 1977 елда өй­ләнешәләр, бергә эш­ли­ләр. Өч елдан соң Ка­захстанга, Шахтинск шә­һәренә китәләр.
    Биредә тормышны яңа­ баштан башларга ту­ры килә. Аны 3нче санлы Шахтинск төзелеш идарәсенә электр белән эретеп-­ябыштыручы итеп кабул итәләр. Коллектив ир-егетләрдән тора: казахлар, руслар, украинлылар, еврейлар, чуашлар, аларның күбесе - бернәрсәдән оялып тормый торган элекке тоткыннар. Әгәр холкы үткен булмаса, ул мондый мохиттә түзеп тә тора алмас иде.
    "Җиңел булмады, минем һөнәргә ия хатын-кызларга ир-атлар җитди итеп сирәк карыйлар", - ди ул.
    Вакытлар узу белән курслар тәмамлый һәм дүртенче разряд ала. Ә 1993 елда Росс­иягә кайталар, Тәтештән йорт сатып алалар. МСОга эшкә урнашыр­га килгәч, аның нача­льнигы Камил Нигъ­мә­туллин әйт­кән: "Ничә ел­ эретеп-­ябыштыручы бу­лып эшләгән кешене ничек итеп эшкә алмыйсың инде". Ул чакта техника күп, шулай да алар еш ватылалар иде", - дип сөйли Талия Равил кызы.
    Югары ос­талыклы эре­теп-­ябыш­тыручы икәнлеген анда ка­баттан дә­лилләргә­ туры килә. Дөрес, хез­мәттәшләре ярдәм итәләр, авыр минутларда булышалар. Предприятие җитәкчесе дә аның хакындамактау сүзләрен әйт­кән. МСОда тугыз ел эшләү вакытында аның күңелендә иң җылы һәм матур хатирәләр саклана. Талия Фәтхетдинова икмәк кабул итү предприятиесендә тагын тугыз ел хезмәт куя. 2013 елда биредән лаеклы ялга китә.
    "Әле япь-яшь кыз идем, эретеп-ябыштыручы эшен күргәч, уйлап куйдым: "Нинди матур" һәм шул очкыннарга гашыйк булдым", - дип искә ала ул. Югыйсә әле күптән түгел генә булган кебек, ә инде 32 ел хезмәт стажы бар. Кызлары Алсу һәм Айсылу да үсеп-буй җиткәннәр, кияүгә чыкканнар һәм туган йорттан читкә киткәннәр. Әмма әниләрен онытмыйлар. Туган көненә эретеп-ябыштыру аппараты бүләк иткәннәр. Шулай булгач, Талия Равил кызының элеккечә үк яраткан эше белән шөгыльләнергә мөмкинчелеге бар, дөрес, хәзер күбрәк күңел рәхәтлеге өчен.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Реклама
    • 16 май 2018 - 16:25
      “Созидатель” ПТК ҖЧҖ Тәтештәге гражданнарны яклау көллиятенең төп бинасын капиталь ремонтлый.
    • 31 октябрь 2016 - 06:42
      “КАРУСЕЛЬКА” 1 ноябрьдән "КАРУСЕЛЬКА" балалар уен мәйданы эшли башлый. Адресы: Боголюбов урамы, 29нчы йорт, "БАРС" спорт-сәламәтләндерү үзәге, 2нче кат.
    Ночной режим