Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Очрашып, күрештеләр

    Тоншерма мәктәбендә Россия Кораллы көчләре сафында хезмәт иткән якташлары белән очрашу булды.

    Капитан Михаил Марцев һәм аның өч туган энесе, сыйныфташы һәм фамилиядәше Александр отпуск вакытында туган авылларына кайттылар. Алар белән әңгәмә барышында балалар хәрбиләрнең тормыш юлы җиңел түгеллеген һәм шул ук вакытта ихтирамга лаек булуын белделәр. Михаил, мәктәпне тәмамлагач, хәрби училищега укырга керә, ә аның энесе медицина уку йортына бара. Әмма аларны бәхетле язмыш очраштыра, туганнар хәзерге вакытта Севастопольдә бергәләп хезмәт итәләр.
    Александр Валентинович әйтүенчә, һәрбер кеше үзе теләгән максатына омтылырга, хәлкадәри көч куярга тиеш, һәм әлеге максат, һичшиксез, тормышка ашачак. Мәктәп укучылары сораулар бирделәр: хезмәт иткәндә якташлары нәрсә белән мавыгалар, спорт белән шөгыльләнү алар тормышына ярдәм итәме, үзләренең киләчәкләрен ничек күзаллыйлар. Михаил Николаевич киләчәк һәркемнең үз кулында дип билгеләп үтте һәм укучыларга үз хыялларына ирешүләрен, данлыклы Россиянең лаеклы гражданнары булуларын теләде. Ахырдан барысы бергәләп истәлеккә фотога төштеләр.
    Очрашу анда катнашкан һәркемнең күңелендә тирән эз калдырды. Аңардан соң Тоншерма укучылары оборона-спорт эшләре айлыгы кысаларында Россия армиясе сафларында хезмәт итеп кайткан якын кешеләре турында буклетлар ясадылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: