Оештырылган чараларны көчәйтү турында карар кабул ителде
Экология куркынычсызлыгы, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиология иминлеге буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында кимерүчеләр һәм табигать чыганагы аша тарала торган йогышлы чирләр белән көрәшү чараларын тикшерделәр.
(Тәтеш, 4 декабрь, "Тәтеш таңнары). Комиссия әгъзалары районда бөер синдромы белән геморрагик бизгәкне профилактикалау буенча уздырылган чараларның нәтиҗәлелегенә, район һәм республикадагы тычкан бизгәге чире буенча мәгълүматларга анализ ясады.
Тәтеш районында 2019 елның 1 декабрь торышына бөер синдромы белән геморрагик бизгәк чире йоктыручы 14 кеше теркәлгән (узган ел белән чагыштырганда 3,5 тапкырга күбрәк).
Утырыш нәтиҗәләре буенча табигать тарафыннан тарала торган йогышлы чирләрне профилактикалау буенча җаваплы хезмәтләргә йөкләмәләр бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев