Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өй каршында балалар почмагы

Степан Разин урамында яшәүче нәниләрне яңа мәйданчык белән сөендерделәр.

Хәзер балалар бирегә көн саен уйнарга киләләр. Алар өчен ике төрле таган, ике турник, эскәмияләр урнаштырылган.
Әлеге мәйданчыкны тәтешле Ленар Тимершин үзе эшләп куйган.
"Минем өч балам бар, - диде ул безгә. - Олысына - җиде, уртанчысына - өч яшь һәм күптән түгел кызыбыз Айзилә туды. Ленин бакчасындагы таганнарга кадәр ерак, шуңа да мин өй каршында "балалар почмагы" ясарга булдым. Әле бит урамыбызда башка балалар да бар. Тагын шунда кечкенә генә өйчек эшләргә һәм карусель урнаштырырга уйлап торам".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X