Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олимпиада уты

Якташыбыз, стендка ату буенча берничә тапкыр Дөнья, Европа, Россия чемпионы Светлана Демина 2013 елның соңгы көнендә республикабыз­ның игътибар үзәгендә булды.

Олимпия утының Татарстан буенча ике көнлек эстафетасы барышында аңа "Казан-­Арена" Олимпия касәсен кабызу ышанып тапшырылды. "Кышкы Олимпиада уты стадион касәсендә генә түгел, ә Татарстанда яшәүче һәркем йөрәгендә кабынды", - диде Светлана. Факел йөртүчеләр арасында (Олимпия уты эстафетасында катнашучылар) "Колос" агрофирмасы" ҖЧҖ җитәкчесе Рәмис Сафиуллов та бар иде, ул моңа авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерүдә югары икътисади күрсәткечләргә ирешкәне өчен лаек ­булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев