Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкән буынны хөрмәтләп һәм кайгыртып

Көз ае календаренда Халыкара өлкәннәр көне дигән күркәм бәйрәм бар, ул барлык буыннар өчен дә мөһим.

(Тәтеш, 1 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Октябрь аенда районыбызда традицион рәвештә Өлкәннәр көне узачак, аның кысаларында күп төрле чаралар үткәрелү каралган.

Районда гомер киче­рүче өлкән яшьтәге гражданнар өчен социаль, көн­күреш, медицина ярдә­ме ­оештырылачак.
Райондагы оешмаларда һәм предприятиеләрдә эшләүче тәтешлеләргә матур теләкләр белән котлау сүзләре әйтеләчәк, аларга бүләкләр тапшырачак­лар. ­Оешмаларга бер­ке­телмәгән өлкән буын вәкилләре дә игътибардан читтә калмаячак, алар район бюджеты акчасы хисабыннан азык-төлек җыелмасы алачаклар. 
“Сезнең йортка җы­лылык белән” дип исем­ләнгән акция кысаларында, яшьләр отряды волонтерларны җәлеп итү белән, карап-тәрбияләүгә, торакны кышка әзерләүгә, ягулык хәстәрен күрүгә мохтаҗ булган өлкән гражданнарга хәйрия ярдәме күрсәтеләчәк.
Социаль хезмәтләр алу­чыларга көз­ге игелек атнасында өйлә­ренә барып со­циаль­-
көнкүреш хез­мәт­лә­ре күр­сәтеләчәк. Хәрә­кәт­ләнмәү нәтиҗәсендә социаль хез­мәтләр алу­чыларга медицина тик­шерүе үткәрү максатында социаль яклау һәм үзәк район хастаханәсе хезмәт­кәрләренең “Шәф­кать­лелек эрасы” дигән бердәм акциясе узачак. Тәтешнең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр өчен шулай ук медицина һәм мәдәният юнәлешен­дәге күп төрле ­чаралар ­оештырылачак.
Олы яшьтәге тәтешле­ләргә ташламалы бәядән чәчтараш хезмәтләре күрсәтү планлаштырыла.
Авыл хуҗалыгы яр­мин­кәсендә кулай бәя­ләрдән товарлар сату ­оештырылачак. 
Ә яңалык белергә те­ләге булучылар өчен  өл­кән буын Университеты дәресләре ачылачак.
Шәһәрдәге белем бирү оешмаларында сыйныф сәгатьләре, өлкән яшьтәге кешеләргә ихтирам хис­ләре булдыруга бәйле шәфкатьлелек һәм игелек­лелек дәресләре оештырылачак, балалар әбиләрен һәм бабайларын котлар өчен үз куллары белән матур открыткалар ясаячак.
­Һәм бу райондагы өл­кән­­нәр ункөнлегенә каралган чараларның ту­лы исемлеге түгелдер диясе килә, аларның кайберләре коронавирус пандемиясе белән бәйле онлайн рә­вештә узачак. Әлеге ун­көнлек – һәр­кайсыбызга кемгәдер мәрхәмәтлелек күрсәтү өчен матур сәбәп булып тора. Без үзебезнең әти-әниләрне, әбиләрне, бабайларны, тирә-юне­без­дәге берьялгызы яшәү­че кешеләрне онытмаска, аларны көн саен кайгыртып торырга тиеш.   

рәсемдә: Сөендектә яшәүче Җәүдәт Садыйков сеңелесе  Рушания Шәйдуллова белән./ФОТО: ЛЮЦИЯ ХӘЛИУЛЛОВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X