Олы Тархан авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән Дендропаркка сәяхәт оештырдылар
Паркка барганда балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыту мөмкинлегенә ия булдылар.
(Тәтеш, 22 июль, "Тәтеш таңнары"). 16 июль көнне Олы Тархан авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән Дендропаркка сәяхәт оештырдылар.
Паркка барганда балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыту мөмкинлегенә ия булдылар, ә паркта андагы үсемлекләр дөньясын күзәттеләр. Оештыручылар балаларга авылда Дендропаркның барлыкка килү тарихы һәм әлеге паркны оештыру инициаторлары турында сөйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев