Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Олы Тархан авылыннан Гөлсем Хәлиуллова приз уйнатканда одеял отты

    Яңа ел якынлашканда редакциябездә призлар уйнатылды.

    (Тәтеш, 15 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”).  Анда 175 абунәче катнашты.

    Олы Тархан авылыннан Гөлсем Хәлиуллова район гәҗитен яздыручылар арасында приз уйнатканда одеял отты.

    "Социаль челтәрдәге сезнең төркемгә куелган видеоязманы карагач, башта ялгыш ишеттем мәллә дип икеләнеп куйдым, аннары дөреслегенә ышандым инде. Гәҗитне укырга яратам, анда бастырылган мәгълүматларны педагог буларак эшемдә еш файдаланам, мисалга, район тарихы, танылган кешеләр турындагы язмаларны. Балаларның шигырьләре гәҗит битләрендә басылып чыгуына барыбыз да шатландык", - диде бүләк алырга килгән мөгаллимә.

    16+

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: