Олы Тархан яшьләре – олимпиада призерлары
Олы Тархан урта мәктәбе укучылары “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча чираттагы тапкыр олимпиада призерлары булдылар.
(Тәтеш, 26 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Безнең республикада олимпиада сигезенче ел уздырыла. Быел олимпиадада катнашу өчен ТРның 8-11нче сыйныфларында белем алучы 13 969 укучы гариза биргән. Олимпиада 2 этапта читтән торып узды – бу тест һәм кулланучылар хокукларын яклау белән бәйле темага эссе язу. Тәтеш районы укучылары әлеге олимпиадада алтынчы ел рәттән уңышлы катнаша. Быел Олы Тархан урта мәктәбе укучылары: Далер Сидиков – III дәрәҗә диплом; Алсу Хәярова – “Кулланучылар белеме нигезләрен өйрәнүдәге казанышлары өчен”; Данил Куркин – “Кулланучылар законнарын өйрәнүгә һәм җиңүгә омтылышы өчен”; Сергей Егоров – “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча укучылар арасында олимпиадада актив катнашканы өчен” номинациясендә “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча олимпиада призерлары булдылар. Исегезгә төшерәбез, Олы Тархан мәктәбе укучылары бу олимпиадада 2015 елдан бирле катнаша. Олы Тархан мәктәбеннән катнашучылар күп булды, шуңа аерым дипломнар белән билгеләп үтелделәр, алар бөтен республика буенча танылдылар һәм абруй алдылар.
“Дулкынландык, нәтиҗәләрне бер ай диярлек көттек”, – ди Олы Тархан мәктәбе директоры Расих Шагаев, балалар әлеге олимпиадага нәкъ менә аның җитәкчелегендә әзерләнәләр. “Без Расих Инталович шәкертләренең уңышка ирешәсенә шикләнмәдек тә. Ул кайда гына катнашса да, уңыш елмая”, – дип билгеләп үтә мәктәп директоры урынбасары Зөмәрә Малькова. Укучылар тарафыннан алынган белемнәр аларга кулланучылар буларак дөрес сайлау ясарга һәм кулланучылар хокуклары бозылган очракларда дөрес эш итә белергә ярдәм итәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 20:23Гидрометеорология үзәге татарстанлыларны томан турында кисәтә 19 гыйнварда һава шартларының начарлануы көтелә.2600
-
18 гыйнвар 2021 - 18:26Республикада яшь ярымлык бала автокресло ярдәмендә юл һәлакәтендә исән калган Кичә республиканың Менделеевск районында М7 трассасында юл-транспорт һәлакәте булган.2700
-
18 гыйнвар 2021 - 16:13«Форпост» активистлары социаль челтәрләрдә «Сәламәт буласың килсә, чыныгасың!» чаралар үткәрәләр МБУ «Центр «Форпост» хәбәр итә2400
-
18 гыйнвар 2021 - 14:29Республикада коронавирус инфекциясе йоктыруның 95 яңа очрагы ачыкланган Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.2500
-
18 гыйнвар 2021 - 11:55Химия буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре Тәтеш муниципаль районы укучылары командасын тәкъдим итте4900
-
18 гыйнвар 2021 - 09:39Республикада коронавирустан тагын өч кеше вафат булган Бүгенге көндә республикада Covid-19дан үлүчеләр саны 225гә җиткән.5000
-
18 гыйнвар 2021 - 08:02Мәктәп укучыларының әдәбият буенча республика һәм бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау һәм региональ этаплары нәтиҗәләре Тәтеш муниципаль районы укучыларны лаеклы тәкъдим итте.5000
-
18 гыйнвар 2021 - 06:33“Татар халкы фольклоры” исемле танып-белү программасы үткәрделәр Татар фольклоры - ул татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдыручы жанрларның уникаль төрлелеге.5100
-
17 гыйнвар 2021 - 21:24Республикада -34 градуска кадәр суытачак Урыны белән бераз кар яварга һәм томан төшәргә мөмкин.6900
-
17 гыйнвар 2021 - 18:36Татарстан юлында, ике автомобиль һәм «КАМАЗ» бәрелешкәч, ир белән хатын имгәнгән Алар белән бергә машина салонында бер яшьлек бала да булган, ул җәрәхәтләнмәгән.6900
-
17 гыйнвар 2021 - 16:28Республикада соңгы тәүлектә коронавирусның 97 яңа очрагы теркәлгән Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.8000
-
17 гыйнвар 2021 - 14:04Татарстанның спорт мәктәпләрендәге яшь көрәшчеләр ярышты Турнир 14 авырлык категориясендә үтте.8700
-
17 гыйнвар 2021 - 11:52Ватанны яратырга өйрәткән Педагог Анастасия Топорковага безнең районда беренчеләрдән булып республиканың атказанган укытучысы исеме бирелгән.9500
-
24 сентябрь 2020 - 09:58Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
-
18 гыйнвар 2021 - 09:36Игътибар! COVID-19дан вакцина ясыйлар!Өстәмә мәгълүматны поликлиника регистратурасының 2-54-77 телефоны буенча белә аласыз.5101
-
1 гыйнвар 2021 - 10:08101900
-
3 гыйнвар 2021 - 19:06Республикада болытлы һава торышы саклана, кар явачак Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -4, -9, көндез -2, -7 градус тәшкил итәчәк.57100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика