Тэтеш таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Тормы мәдәният йортында “Балага исем куштылар”.

    “Зәлидә” төркеме авыл кешеләрен һәм шәһәр кунакларын күңелле җыр­лар белән каршылады.

    Чараны авылның “Ак калфак” бүлеге җитәкчесе Кәүсәрия Сафьянова сәламләү сүзләре белән ачып җибәрде һәм балага исем кушу йоласының тирән мәгънәгә ия булуын билгеләп үтте. 

    Нарасый дөньяга аваз салды
    Өй түренә эленгән тал бишек, чигелгән  сөлгеләр, кашагалар борынгы тормыш-көнкүрешнең никадәрле гүзәл булуын тасвирлый. Һәм шулчак кемнеңдер  “тр-р-р” дип атын туктатканы ишетелде. Ул да түгел Зарифка (Илнар Абдуллин) күрше карчыгы (Миләүшә Гыймадиева):  “Улың туды”, – дигән сөенечне җиткерә. Нинди зур шатлык! Чыбылдык астында нәсел дәвамчысы – нарасый йок­лый. Әбекәй аның өчен бәби күчтәнәче дә керткән.

    Шатлык­лы хәбәрне ишетеп, кода белән кодагый да (Нурия Гыймадиева, Рашат Сафьянов) онык­ларын һәм аның әнисен күрергә килеп җиттеләр. Сабыйга йомшак юрган һәм мендәр – бүләккә. Бу мизгелдә яшь әти белән яшь әнигә (Фатыйма), бәләкәчкә изге теләкләр мулдан ява. Кодагый (Илсөя Хәйруллина) бишек читеннән генә: “Оныгым бигрәкләр дә улым Зарифка ошаган”, – дип сөенеп күзәтә. Менә бала тат­лы йокыдан уянды, әбиләре аны такмаклар көйләп су коендырдылар.  “Мулла чакыртып исем куштырырга кирәк”, –  дип киңәш-табыш иттеләр өлкәннәр. Төп йорттагы дәү әби чигеш­ле зур мендәрне кага-кага сабыйга урын әзерли. Мулла (Фәяз Әбделвәлиев) да килеп җитте. Барлык йоласына туры китереп, ул аның колагына өч тапкыр Раушан дигән исемне пышылдады. Аш-су бүлмәсендә мәш килүчеләрнең: “Бәби чәе үткәрәбез, бәлки, бераз сабыр итәрсез”, – дигән тәкъдименә авыл хәзрәте ризалыгын белдерде. Сый-нигъмәт тулы табында һәркем нарасыйга сәламәтлек, тәүфыйклы булып үсүен, аның әти-әнисенә бәхетле, тигез гомер кичерүләрен теләде. Нинди күркәм йола. Олытормылылар аны нәкъ тормыштагыча итеп башкардылар. Сценарийны иҗат иткән Миңнерауза Әхмәтҗанова барлык нечкәлекләрен күз уңында тоткан.

    Соңыннан “Зәлидә” төркеме, үзешчәннәр Сәвия Җамалетдинова, Рузалия Фәхретдинова, Миләүшә Гатауллина, Рушания Мусина, Миләүшә Салиховаларның гаҗәеп матур чыгыш­лары, Лилия Гарифуллина, Зөлфирә Насыйбуллина көйләгән мөнәҗәтләр рух күтәренкелеге өстәде. Зөлфия Сәлахетдинованың һәм  Рәис Гыйззәтуллинның әтиләр турында үзе иткән җыры искиткеч бүләк булды.

    Күңелдәге  хис-кичерешләр
    “Гореф-гадәтләрне йөрәк түренә кечкенәдән үк салып кую һәм аны киләчәк буыннарга өйрәтеп калдыру иң изге гамәлләрнең берсе”, – диде кичә ахырында районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова, изге теләкләрен белдереп. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Реклама
    • 16 май 2018 - 16:25
      “Созидатель” ПТК ҖЧҖ Тәтештәге гражданнарны яклау көллиятенең төп бинасын капиталь ремонтлый.
    • 31 октябрь 2016 - 06:42
      “КАРУСЕЛЬКА” 1 ноябрьдән "КАРУСЕЛЬКА" балалар уен мәйданы эшли башлый. Адресы: Боголюбов урамы, 29нчы йорт, "БАРС" спорт-сәламәтләндерү үзәге, 2нче кат.
    Ночной режим