Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Тархан участок хастаханәсенең гомумтәҗрибә табибы Дания Фәткуллина 30 елга якын кешеләргә хезмәт итә

Балачактан ук ул медик булырга хыяллана. Яңа ел бәйрәменә ак халат киеп, абыйсы агачтан ясап биргән градусникны кулына тотып килүен хәтерли, менә ул - чын доктор Айболит.

Авылларында табиб булып эшләүче һәм теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер Язи­лә апасы аның өчен үрнәк була. Ә ул бертуганының кызының омты­лыш­ларын хуплый һәм шул ук вакытта әлеге белгеч өчен һөнәри белем генә түгел, ә зур түземлек һәм, әлбәттә, кешеләр белән аралаша, аларның хәлләренә керә белү кирәклеге турында да кисәтә. Дания үз максатына ышанычлы атлый: мәктәпне - алтын медальгә, шулай ук Казан медицина инс­титутын бик яхшы билгеләренә тәмамлый.

"Район буйлап экспедицияләрдә йөрү, анда халыкның, мәсәлән, шәһәр һәм авылларда яшәүчеләрнең сәламәтлеген өйрәнү бик тә кызыклы булды. Тикшеренүләрне анализлау, һәр нәрсәнең асылына төшенү һәм нәтиҗәләр ясау ошый иде", - дип сөйли Дания Әнвәр кызы.

Яшь белгеч, ике дә уйлап тормастан, якташларының сәламәтлеге турында кайгырту өчен Тарханга кайта. Өч елдан Казанда терапия буенча клиник ординатурага керә һәм анда терапия буенча гына түгел, карди­ология юнәлешендә дә тирән белем ала.

Аны тәмамлаганнан соң сәләтле, күпне белергә омтылган кызга Казанда эш тәкъдим итәләр. "Туган җирем җибәрмәде, үзенә күрә бер ышаныч һәм үзара ярдәм атмосферасы хөкем сөргән коллективымнан башка яшәүне күз алдына да китерә алмадым", - диде тирән җылылык белән үз авылының турылыклы кызы.

Олы Тархан участок хас­таханәсе баш табибы Равил Мөбарәкшин аны бер дигән табиб, җавап­лы хезмәткәр һәм ышанычлы кеше дип бәяли. Хезмәт казанышлары ТР Сәламәтлек саклау ми­нистрлыгының Мактау грамотасына һәм район дәрәҗәсендәге бүләкләргә лаек булган.

Дания Фәткуллинаның участогына якындагы ал­ты авыл һәм Олы Тарханның бер өлеше керә, берничә дистә еллардан бирле аның белән бергә эшләүче Резеда Вахитова болай ди: "Дания апа һәр авыру кеше белән уртак тел таба белә: ул олы җанлы, ышандыра, үгетли, кирәк чакта кырыс та, таләпчән дә булырга мөмкин. Һәм үз дигәненә ирешә, чөнки дәвалау алар файдасына була". Ә авырулар аның һәрвакыт дөрес диагноз куюын рәхмәт хисләре белән билгеләп үтәләр.

Дания Әнвәр кызы оптимист кеше. Табигатьтә булырга ярата: һәр ялда салкынча саф һава сулау һәм иксез-чиксез карлы киңлекләргә карап соклану өчен дуслары белән чаңгыга баса, ә инде җәйге эсседә аны салкын сулы Идел үзенә җәлеп итә, урман да кунакка чакыра. "Туган ягымны яратам, аннан да матур җир юк", - ди ул.

Дания яшьтән үк авылның мәдәни тормышында теләп катнаша, актив комсомол була, шуның өчен бүләкләре дә бар. Хәзер дә аның тынгысыз йөрәге заман белән бер ритмда тибә, күп еллардан бирле ул "Яшьлек" җыр-бию коллективы сос­­та­вында якташларын сөендерә.

"Үзегезне яратыгыз, үзегез хакында кайгыртыгыз, үз организмыгызга игътибарлы булыгыз, - дип киңәш итте тәтешлеләргә әңгәмә ахырында югары категорияле табиб. - Медиклар киңәшенә колак салыгыз, чөнки дәвалауга караганда авыруны кисәтүе җиңелрәк".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев