Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Онлайн-касса сатып алганга салым түләве бирелә

    Онлайн-касса өчен салым түләүләрен кем, кай­чан һәм ничек алырга мөмкин булуы турында районның баш дәүләт салым инспекторы Раилә НИЗАМИЕВА сөйли:

    - РФ Салым кодексы 2018 елның 1 гыйнварыннан салым органнарына мәгълүматларны онлайн тапшыру функциясе белән конт­роль-касса техникасы сатып алу буенча шәхси эшкуарларга чыгымнар суммасына салым салуда һәм патент системасына, мөмкин булган потенциаль табышка бердәм салым салуларны һәм шартларны киметүне күз уңында тоткан положениеләр белән тулыланды. ККТның һәркайсына түләү акчасы 18 мең сумнан да күбрәк күләмдә бирелмәячәк. Салым түләвен файдалану шартларының берсе - 2017 елның 1 февраленнән 2019 елның 1 июленә кадәрге вакытта салым органында ККТны теркәү. Билгеләнгән бердәм салым суммасын киметү 2018 һәм 2019 елларда башкарыла, әмма салым түләве ККТ теркәлгән вакыттан гына исәпкә алына.
    Ваклап сату һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә эшчәнлекләрен тормышка ашыручы, һәм ялланган хезмәткәрләре булган шәхси эшкуарлар өчен салым органында ККТны теркәү вакыты былтырның 1 февраленнән алып агымдагы елның 1 июленә кадәр билгеләнгән. Шунлыктан мондый шәхси эшкуарлар тарафыннан бердәм табышка салымны киметү бары тик 2018 елда гына башкарыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: