Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Осталык өчен – кубок

    Тәтешлеләр Буада узган PREMIUM CLASSIC башкару сәнгате халыкара бәйге җиңүчеләре булдылар.

    Анда бөтен Татарстаннан диярлек башкаручылар катнашты: Казаннан, Апастан, Буадан, Яшел Үзәннән, Кайбычтан, Кама Тамагыннан, Түбән Камадан, Яр Чаллыдан, Урыссудан, Тәтештән, Шәмәрдәннән.
    Абруйлы жюри - укытучылар, Росс­ия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәрләре - үзләренең тиешле бәяләрен куйды.
    "Камера ансамбле" ("Профессионал" категориясе) номинациясендә Тәтеш балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Лиана Гомәрова белән Лилия Кузнецоваларның "Акцент" иҗат дуэ­ты III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
    Педагоглар Дипломнар, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле Кубоклар белән бүләкләнделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: