Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өйрәнүләр бара

Олы Тархан авылы мәдәният йортында янгын сүндерү-тактик дәресләре узды.

(Тәтеш, 2 март, «Тәтеш таннары», Ләйсән МАНТОВА).  “Яна торган” бина, тавыш бирү сигналы, эвакуация – барысы да чынлыктагы янгын кебек. Аерым пост хезмәткәрләре куелган биремнәрне үтәделәр: шартлы янгынны бик тиз сүндерделәр. “Әлеге дәресләрне уздыру – кешеләр күмәк йөри торган объектта янгын булганда хәрби эш алып бару буенча подразделениенең шәхси составын өйрәтү төрләренең берсе, – дип аңлатма бирде Апас отрядының Олы Тархан аерым пост начальнигы Ирек Дульдиев. – Бердәм эш итү ярдәмендә шартлы фаҗигане кыска вакытта бетерү мөмкин булды. Өйрәнүләр тәмамлангач нәтиҗәләр ясалды, анда шәхси составның әзерлеге уңай бәяләнде”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X