Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Печән өсте

Эссе көннән файдаланып калырга ашыккан тырыш авыл халкы кыш айлары өчен мал-туарларына печән әзерләп калырга ашыга.

(Тәтеш, 12 июль, "Тәтеш таңнары"). Сөендек авылы мәдә­ният йорты директоры Люция Хәлиуллова моның шулай икәнлеген раслап, безгә үзләренең тату гаиләләре белән печән җыюлары ­хакында сөйләде.

“Көннәр кояшлы, кызу, торганда бөтен гаиләбез белән җыелып печән хәстәрләдек. Быелга соңгы олауны алып кайтабыз да, җитеп торыр. Әлеге көч сорый торган эштә кызыбыз Гүзәл бик ярдәм итте. Ул олау өстендә печән өеп торды һәм печәнлеккә тутырганда бик тырышты. Кышка малларыбызның тамаклары тук булачак. Җитәрлек әзерләдек. Быел печән бик күп, иренмичә чабып әзерлә генә”, – дип уртаклашты Люция апа безнең белән үзенең күңел кичерешләрен.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X