Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Педагог һәрчак эзләнүдә

Балалар иҗтимагый оешмалары һәм өстәмә белем бирү үзәгенең өлкән сыйныф укучылары белән эшләү бүлеге методисты Елена Кузнецова һөнәри осталык конкурсларында үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашып, һәрвакытта югары бәя ала.

(Тәтеш, 14 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). 
Балалар иҗтимагый оешмалары һәм өстәмә белем бирү үзәгенең өлкән сыйныф укучылары белән эшләү бүлеге методисты Елена Кузнецова һөнәри осталык конкурсларында үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашып, һәрвакытта югары бәя ала.

Бу юлы да ул тәрбия эшчәнлеге буенча үзенең методик материалларын “Үсеп килүче буынны тәрбияләүнең яңа векторлары” дигән республика конкурсына тәкъдим итеп, “Өстәмә белем бирүнең тәрбия потенциалы” номинациясендә өченче урынны алды.
– Хәзерге заманда балалар белән эшләү тәрбия бирүнең яңа технологияләрен таләп итә. Балалар белән җанлы аралашу алар белән ничек эшләргә кирәклеген үзе үк әйтеп бирә. Ә укучыларның мәнфәгатьләре һәм тәкъдимнәре алар белән бер дулкында калырга мөмкинлек бирә, – дип уртаклаша уңышка ирешү серләре белән Елена Сергеевна. – Мин эшли торган хәзерге балалар бер урында озак утырып торырга ирек бирмиләр. Һәрвакытта хәрәкәттә, һәрвакытта яңа эзләнүләрдә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев