Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Пенсия иминияте – дәүләт җаваплылыгы

    - Россия Федерациясе хөкүмәте 2015 елда мәҗбүри пенсия иминиятенә күчерелгән иминият взносларын тулы күләмдә пенсия иминиятен формалаштыруга һәм финанслауга җибәрү турында карар кабул итте. Моның нәрсә белән бәйле булуын аңлатсагыз иде? Татьяна Комарова

    Укучыбыз соравына Россия Пенсия фондының Тәтеш районы Идарәсе начальнигы Ирина Большакова җавап бирә:
    - Федераль бюджет һәм РПФ бюджеты проектларын тикшергәндә Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин гаризасы буенча карар кабул ителде, 2015 елда барлыкка килгән тупланмага керергә тиешле взнослар барлыкка килгән бүлгеч (иминият һәм тупланма) өлешенә гражданнарның пенсиягә хокукларын арттыра. Бүгенге көндә барлыкка килгән тупланманың нәтиҗәлелегенең түбән булуы һәм әлеге механизм ярдәмендә гражданнарның чынбарлыкта пенсиягә хокукларының кимүе шик тудыра.

    Барлыкка килгән файдасыз туп­ланма гражданнарның акчаларын ала, пенсия тупланмаларын формалаштырганда да, шулай ук тиешле пенсия түләүләрен билгеләгәндә дә (түләгән вакытта). Пенсия иминияте тупланмага караганда тизрәк арта. Бүгенге көндә булачак пенсияләренә нигез салучы гражданнарның пенсиягә хокуклары белән дә шундый хәл күзәтелә.

    Соңгы елларда пенсия иминиятен арттыру дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары инвестицияләгән пенсия тупланмаларының уртача табышыннан (хәтта инфляциядән дә түбән) ике тапкырга югары. Чынбарлыкта пенсия туп­ланмаларының кимүе күзәтелә.
    Пенсия тупланмаларының арзаная баруы чынбарлыкта җыелган пенсия күләменә турыдан-туры йогынты ясый.

    Шуны да әйтергә кирәк, болай эшләү пенсия системасындагы ниндидер кытлыкка бәйле түгел, ә гражданнарның социаль иминиятенә стандартлы якын килү кысаларында аның уртак җавап­лылыгын аңлы рәвештә көчәйтүгә юнәлтелгән.

    Гражданнарның шәхси счетларында булган барлык пенсия тупланмалары шул гражданнар карамагында саклана, инвестицияләнә, һәм пенсия билгеләгәндә инвестицияләнгән барлык еллар өчен инвестиция табышын исәпкә алып түләнәчәк.

    Пенсия тупланмасы дәүләт тарафыннан индекцацияләнми һәм инфляциядән якланмый, пенсия тупланмаларының арзанаюы, әлбәттә, зыян да булуы мөмкин. Иминият пенсиясе, 2014-2015 елларда барлык иминият взнослары шуңа күчереләчәк, дәүләт тарфыннан гарантияләнә һәм ел саен ким дигәндә инфляция дәрәҗәсендә дәүләт тарфыннан арттырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: