Пенсия яңалыклары
Быелның беренче кварталыннан Россия Пенсия фондында отчетның Бердәм формасы кертелә.
Ул иминият взнослары түләүчеләргә, барлык төр иминиятләштерүчеләргә - МПИ һәм ММИгә иминият взнослары түләүчеләргә, физик затларга түләүчеләргә һәм башка бүләкләр бирүчеләргә административ эш күләмен киметү өчен кертелә.
Отчетның бердәм формасы тулаем оешмалар буенча хисапланган һәм түләнгән иминият взнослары һәм иминиятләштерелгән затлар буенча шәхси мәгълүматларны исәпкә алу (аларның туры килмәвен төшереп калдырып) турында мәгълүматлар тапшыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
РПФ программаны төзүчеләр белән берлектә түләүчеләрне мартта бушлай программалар белән тәэмин итүне - иминиятләштерүчеләргә хезмәт чыгымнарын арттырмыйча, РПФга бердәм отчет әзерләүдә булышу максатларында мәгълүматлар һәм тикшерү программалары әзерләүне планлаштыра. Барлык ярдәмче программалар, әзерлегенә карап, РПФ сайтына, шулай ук иминият взнослары түләүчеләр өчен РПФның түләүче кабинетында электрон сервиска куелачак.
Бердәм отчет формасы гамәлдәге иминият взнослары турындагы законга туры килә һәм бухгалтерия җәмгыяте катнашында төзелде. Ул РПФ сайтына һәм махсус бухгалтерия системаларына куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев