Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Пенсия законында нинди үзгәрешләр булды

    Тәтеш районындагы эшлә­мәү­че 6148 пенсионерның иминият пенсиясе 6,3 %-ка индексацияләнде.

    (Тәтеш, 16 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). РПФның Тәтеш районы Идарәсе мәгълүматлары буенча, 2021 елның 1 гыйнварыннан:

    Тәтеш районындагы эшлә­мәү­че 6148 пенсионерның иминият пенсиясе 6,3 %-ка индексацияләнде. Пенсияләр уртача алганда 930 сумга артты. Шәхси пенсия коэффициенты, иминият пенсияләре аны исәпкә алып билгеләнә, 98,86 сум тәшкил итә (2020 елда – 93 сум). Иминият пенсиясе белән бергә 6,3 %-ка индексацияләнүче аңа билгеләнгән түләү 6044,48 сум күләмендә (2020 елда – 5686,25 сум).
    ТРда пенсионерларның яшәү минимумы күләме артты һәм 8423 сум тәшкил итте. Матди тәэмин ителешнең гомуми суммасы төбәктәге яшәү минимумыннан түбән булган барлык эшләмәүче пенсионерларның пенсияләренә 2021 елның 1 гыйнварыннан федераль социаль өстәмә билгеләнде. Әлеге өстәмәне районда 401 пенсио­нер ала, аның уртача күләме 2093 сум тәшкил итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: