Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсиядә тик утырырга вакыт юк

Россия пенсионерларының ТРдагы Берлеге Тәтеш бүлегенең киңәйтелгән утырышы булды.

Йомгак ясау һәм киләчәккә эшчәнлекне билгеләү өчен актив тормыш белән яшәүче пенсионерлар, район администрациясе, пенсия фонды, социаль яклау органнары, мәгариф бүлеге вәкилләре, район иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре җыелдылар.

Җирле бүлек 269 кешене берләштерә, бу райондагы барлык пенсионерларның 4,04 процентын тәшкил итә.

Өстенлекле эшчәнлектә - олы яшьтәгеләр Университеты эшен оештыру. "Теләсә нинди яшьтә дә дөньяның төрле ягын танып белергә мөмкин, - дип басым ясады бүлек рәисе Нина Новикова. - Өлкән яшьтәге 160 кеше компьютер белемен үзләштерде. Узган уку елы йомгаклары буенча тәтеш­леләр авыл районнары арасында беренче урынга чыктылар. Социаль яктан мөһим проектларның республика конкурсында җиңеп, безнең бүлек фоторепродукцияләр күргәзмәләре әзерләүгә грант отты. Проектны тормышка ашыру барышында 15 экскурсовод әзерләнде, алар тиешле сертификатлар алдылар. "Эрмитаж. Тарих һәм мәдәният", "Князь Йосыповлар" тематик күргәзмәләре эстетик эшләнешләре һәм тирән эчтәлекләре белән төрле яшьтәгеләрне җәлеп итте.

Бүген җирле бүлек эшчәнлекне иң яхшы оештыру буенча, ике номинациядә катнашырга гариза биреп, рес­публика конкурсында катнаша. Аларның берсе өлкәннәрнең мәнфәгатьләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә алып авторлык программалары буенча өйрәтүне күздә тота: спортны Татьяна Петрова белән Надежда Гришина үз өсләренә алдылар; мәгариф, сәнгать, мәдәният мәсьәләләре белән Вера Скурихина шөгыльләнә; өлкәннәргә психологик белем бирү өстендә Вера Евграфова эшли; туган як тарихы - Милица Ивановада; кулланма халык сәнгате - Наталья Шлячковада. Компьютер белеме бирү мәктәбе шәһәрдә генә түгел, әгәр төркемнәр тупланса, районда да актив эшләячәк, бу хакта тулырак итеп район пенсия фонды идарәсе начальнигы Ирина Большакова хәбәр итте. Ул пенсия фонды һәм социаль тәэминат алдында торган бурычлар турында да сөйләде.

Райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Гасимов игътибарны пенсионерларның тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча дәүләтнең өстенлекле социаль сәясәте юнәлешләренә, хакимиятнең өлкән буын алдында үз өстенә алган йөкләмәсенә җавап­лылыгына юнәлтте һәм җәмәгать эшчәнлегендә актив катнашырга чакырды.

Әмма актив пенсионерларның күңелсезләнергә вакытлары юк, аларның көннәре сәгатьләп бүленгән. Шулар арасында бүлектә эшләп килүче мәнфәгатьләр буенча киң танылып өлгергән клублар бар: болар - районнан читтә билгеле булган "Атлантида" хатын-кызлар клубы (җитәкчесе Нина Новикова), сәламәтлеккә һәм озын гомерле булуга юнәлтелгән "Оптимист" клубы (Таисия Карташова), ә "Нордик" (Галина Аввакумова) Скандинавия йөрешен - һәркем булдыра ала торган фитнесның яңа төрен яратучыларны даими үзенә җыя.
Ике бию ансамбле, берничә җыр төркеме, "Барс" комплексында сәламәтлек мәктәпләре, теннис, акыл уеннары, җиңел атлетика, спорт секцияләре - пенсия белән бергә картаю түгел, ә яраткан шөгылең белән мавыгу, җәмгыять хакына игелек­ле эшләр башкару, күңелдәге уй-планнарны тормышка ашыру вакыты җитте дип санаучы кешеләр эшчәнлегенең барлык юнәлеш­ләренең тулы булмаган исемлеге генә. Матур концерт олы яшьтә дә талантыңны ачу мөмкинлеген раслау­ның якты мисалы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев