Пешкән урынга нәрсә куярга?
Пешкән урынга бал сөртсәгез, ул кызарып чыкмаячак һәм суланып тулмаячак.
(Тәтеш, 14 июль, «Тәтеш таңнары»). *Бәрәңгене кабыгы белән угычтан уып, зарарланган урынга куегыз. 10-15 минут саен алыштырып торырга кирәк. Бәрәңге пешкән тәнне төзәтә һәм яралар калдырмый.
*Йомырка агын чәнечке белән бутагыз да пешкән урынга ябыгыз. Баштарак ул тәнне яндыра, 1-2 минуттан авырту басыла. Йомырка агы сулы кабарчыкларны булдырмый.
*Пешкән урынны шунда ук чылатылган кер сабыны белән ышкысагыз, авырту һәм кызару бик тиз сүреләчәк.
*Кызыл чөгендерне ярага вак угычтан уып, ботка хәлендә ябарга кирәк. Файдасы шулай ук бар.
*Кабакны аеруча да балалар пешкәндә кулланалар, чөнки ул тиз арада авыртуны баса һәм пешкән тирене суытып җибәрә.
*Алоэ яфрагын кисеп алыгыз да, икегә ярып, ярага куегыз. Кич дәвамында 3-4 тапкыр алыштырыгыз, ә төнгә исә эластик бинт белән бәйләп ятыгыз. Иртән торганда авырту да булмас, бары тик пешкән урыннарның эзләре генә калган булыр.
*Пешкән урынга бал сөртсәгез, ул кызарып чыкмаячак һәм суланып тулмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев