Пин-кодны беркемгә әйтмәгез
Электрон түләүләр һәм онлайн-шопинг базарлары актив рәвештә арта барганлыктан, мәгълүмати технологияләрне файдалану белән “кәкре каенга терәтүнең” яңа төрләре дә үсеш ала.
(Тәтеш, 22 июня, «Тәтеш таңнары», Динә МАНСУРОВА). Түбәндәге астыртын эшләр хәзерге алдакчылыкның Интернетта иң киң таралган төрләре булып тора:
Фишинг – банк картасыннан акча чәлдерү максаты белән персональ мәгълүматларны (пароль, логин) урлау. Моның өчен ялган сайтларның сылтамасын алып, почта сылтамасын файдаланалар.
Электрон почта аркылы алдашу – бу “Нигерия хатлары” дип атала. Аларның эчтәлеге уйлап чыгарылган бай туганнардан калган мирас һәм адвокат хезмәтенә түләү яки комиссия түләүләре алу өчен счетка акча күчерү үтенече турындагы риваятьтән тора.
Интернет-янчык белән астыртын эш итү – сатып алучы бу очракларда еш кына алдан түләп куюны интернет-янчыкка күчерә, әмма нәтиҗәдә товар да килми, акча да югала.
Банк картасыннан акча алынганлыгы яисә банкның “кайнар линия” телефоны номерын язып, картаның блокадалануы турындагы смс-хәбәр җибәрү. Ышанучан кешеләр, кагыйдә буларак, шалтыраталар һәм банкның ялган хезмәткәре белән сөйләшкән вакытта банк картасы мәгълүматларын, алдакчылар корбанының счетыннан акча алу өчен файдаланылучы персональ мәгълүматларны әйтәләр (тулырак – “Тәтеш таңнары” гәҗитендә, №38, 30 май).
“Мәкерле гамәл вак-төягенә кадәр уйланыла һәм хәтта иң сак, игътибарлы кешеләрнең дә уяулыгын алдарга сәләтле, – дип кисәтә Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге начальнигы Ренат Хәсәнов. – Алдакчылыкның барлык төрләре хәйләле эш йөртүчеләрнең мөмкин булган корбаннарының психологиясен исәпкә алып тормышка ашырыла. Кеше гамәлдәге алдакчылык схемаларын күбрәк белгән саен, алдашудан саклану шулкадәрле җиңелрәк. Таныш булмаучылардан телефон, социаль челтәрләр аша алынган мәгълүматларның, хокук саклау органнары, банк, социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең, сезнең туганнарыгыз, танышларыгыз дип белдерүчеләрнең дөреслегенә инаныгыз. Оешмаларга, туганнарыгызга, танышларыгызга шалтыратыгыз – алданып калганчы, иң яхшысы шикләнүләрегезне тикшереп карагыз. Янәсе банк хезмәткәрләре булып телефон, СМС һәм ММС аша таныш түгел кешеләрнең инструкциясе буенча бернинди гамәлләр дә башкармагыз, чит-ятларга үзегезнең шәхси мәгълүматларны әйтмәгез. Бик мөһим искәрмә – банк хезмәткәрләре клиентлардан пин-кодны әйтүләрен беркайчан да таләп итми. Әгәр кем дә булса сездән мәгълүматлар алырга теләсә, ул чакта полициягә мөрәҗәгать итегез”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев