Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пионер оешмасына – 100 ел

Тантаналы ачылыштан соң, “Пионер тарихы эзләре буйлап” дигән танып белү уены башланып китте.

(Тәтеш, 20 май, “Тәтеш таңнары”). Чәршәмбе көнне өстәмә белем бирү үзәгендә Тәтеш районының Татарстан  варислары Берлеге активының йомгаклау җыены узды, ул пионер оешмасының бер гасырлык юбилеена багышланды. Анда районның 16 мәгариф учреждениесеннән 70 делегат катнашты. 

Тантаналы ачылыштан соң, “Пионер тарихы эзләре буйлап” дигән танып белү уены башланып китте. Җыен делегатлары командаларга бүленеп, “Яшь барабанчылар”, “Стена газетасы”, “Пионер хакыйкате”, “Учаклар ягыгыз!”, “Пионер девизы-чыгыш”, “Пионер әлифбасы”, “Пионерның ал галстугы” дип исемләнгән алты мәйдан аркылы үтте. Пионер хәрәкәте ветераннары Галина Харитонова, Людмила Андреева һәм Олег Евсеев варисларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. 

Чара район мәктәпләре арасында иң яхшы дружиналарны һәм отрядларны бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев