Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Победа һәркемгә якын булачак

    "Моңардан да матур урын Россиядә дә юк", - дип саныйлар үзенчәлекле исем белән йөртелгән кечкенә авылда яшәүчеләр.

    Октябрьнең салкын бер көне. Күктә кара болытлар йөзә, яңгыр болытларына охшаган. Победага барабыз. Шәмәклеләр әйтүенчә, авылга кадәр барлыгы дүрт километр. Кирәк булса дип ачыклык кертәбез, күрсәтелгән юнәлешнең кайсысыннан үтеп була. Кояшлы һәм коры - бу сөендерә, пычрак вакытта килгән булсак үтеп керә алмавыбыз көн кебек ачык иде. Сулда - сузылып киткән агачлыклар рәте, уңда - кышка әзерләп куелган сукаланган кыр. Билгесезлектә терәлеп калабыз. Юл күрсәтә торган махсус җайланма да эшләргә теләми - челтәр юк. Эзлибез һәм Победага башка юл барлыгын тиз генә табабыз, әмма көпчәкләр астында сөрелгән җир: күрәсең механизатор шулкадәр тырышкан, хәтта транспорт салган юлны да басуга әйләндергән. Әлеге каршылыкны җиңеп, ә аннары күлләвекне гизеп, максатка ирешәбез: Менә ул Победа! Биредә җәен, күргәнебезчә, чын оҗмах, яшеллеккә төренгән сихри урындыр. Үсемлекләрнең күп булуы белән авыл сокландыра. Беренче йорт - биредә кайтучы кешеләр яши икән, шуңа күрә дә торак пункт һәм анда яшәүчеләр турында берни дә сөйли алмыйлар. Бердәнбер киң урам буйлап алга таба атлыйм, йортларның яртыдан күбрәге буш. Әмма кешеләр яшәгән өйләрнең тәрәзәләре дә якты, матур өйалды бакчалары да әллә кайдан аерылып тора. Чираттагы йорт - сиксәннәр тирәсендәге авыл кешесе нидер белән мәшгуль, тавыш ишетеп чыккан хуҗабикә аралашудан катгый баш тарта.
    Һәм менә уңыш - иске өй каршындагы эскәмиядә бер ир-ат сарымсак аралап утыра. Таныша: "Николай Степанович Степанцев". Ул әлеге очрашуга ихластан шатланды, шуңа күрә дә үз язмышы хакында бик теләп сөйләде: "1935 елда Олы Шәмәктә тудым. Сугыш тәмамланып бер елдан соң Победага күчендек. Бу нигездә без кайчандыр унберәү яшәдек. Армиядә хезмәт итеп, Казанда калдым. "Сувар" гәҗитендә эшләдем, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәремен". Безнең ерак авылларыбызда да менә нинди кешеләрне очратып була икән бит!
    Чит-ят кешеләр килүе кечкенә авылларда яшәүчеләрдә һәрвакытта кызыксыну уята. Күрше йортта кемнеңдер йөрүен күреп алам: бездән кыенсынып, берничә метр читтәрәк торган таякка таянган карчык яныбызга килә. Әңгәмәгә кушылырга чакырам. "Бу Раиса Маркеловна Шашкина, 1928 елгы", - дип таныштыра безне Николай Степанович. Моңа каршы ул: "Раиса түгел, ә Елена". Ир-ат аңлата: "Аңа бары тик Елена исеме күбрәк ошый". Әлеге әби хәтирәләре белән уртаклашып, болай диде: "Озак еллар колхозда төрле хезмәттә һәм сыер савучы булып эшләдем. Сугыштан соңгы елларда бер көнгә 50 грамм бөртек бирәләр иде, шулай яшәдек". Аралашу барышында шунысы ачыкланды, биредә яшәүче биш кешедән кышка берсе генә кала икән - Вася бабай.
    Василий Цыпленков - озын гомерле, киләсе елга аңа 90 яшь тула. Раиса Маркеловна кебек ул да җирле колхозда эшләгән, шуннан соң егерме ел урманчы булган. "Бу урыннарны яратам, биредә үстем, өйләндем, балалар туды. Моңардан да гүзәл урын Россиядә дә юк. Елның теләсә кайсы фасылында Победа матурлыгы белән сокландыра, ә кышын бирегә төлкеләр, куяннар килә. Җәен умартачылык белән шөгыльләнәм, физик хезмәт яшәргә көч өсти", - диде ул. Әле тагын авылның дүрт буасы да Василий Гаврилович кулы белән ясалган. Биредә ул балык үрчетә, суны яратам ди.
    "Азык-төлекне кайдан сатып аласыз, медицина ярдәме белән хәлләр ничегрәк?" - дип сорыйм авыл кеше­ләреннән.
    "Атнага ике тапкыр автолавканы көтеп алабыз, ә шәфкать туташы Олы Шәмәктән беренче чакыру булуга шунда ук килеп тә җитә. Хәзер инде һәркайсыбызның кесәсендә кәрәзле телефон", - диделәр алар.
    Картада 1928 елда барлыкка килгән әлеге зур булмаган торак пункт­та элек 37 йорт исәпләнгән, әмма җитмешенче еллар якынлашканда биредә тормыш акрынлап сүнә башлый: мәктәп, медпункт ябыла (Николай Степанцев боларның барысын да күрә).
    Өйгә кайткач кич белән иремә әлеге авылга баруым хакында сөйләдем. Ә ул, Тәтеш кешесе буларак, безнең районда шундый исемдәге авыл барлыгына бик тә гаҗәпләнде. Әлеге язманы укыгач, шәһәрлеләрнең күбесе шундый тәэсирләр кичерүенә һәм Победа авылы һәркемнең күңеленә аз гына булса да якын булып китәчәгенә мин ихластан ышанам.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: