Экология сүзе соңгы вакытларда еш кына тирә-як мохитне пычрату мәсьәләсе белән күз алдына килеп баса.
Барысының да чисталыкта, матурлыкта, тормышка сөенеп яшисе килә. Ә бит күп нәрсәләр безнең үзебездән тора. Мисалга, тәмәке тартма, чүпләмә һәм тирә-юнь чистарак була башлар, сәламәтлекне дә бернәрсә зарарламас. Үзеңнең ишегалдыңда һәм подъездыңда тәртип урнаштыр! Яшерен-батырын түгел, күп кенә подъездларның күренешен яхшы дип әйтеп булмый.
Чиста подъезд - күп фатирлы йортта яшәгән теләсә кемнең хыялы. Күрәсең, Экология елы уңаеннан "Жилсервис" ҖЧҖ быел подъездларның тышкы кыяфәтен яхшырту өчен җитди рәвештә алынды һәм берничә күп фатирлы йортлардагы подъездларның керү ишекләренә ремонт ясады. Алар арасына безнең йорт та керде - Көньяк урамы, 8. Бизәкләү эшләренең тәҗрибәле остасы Надежда Торгашова һәрбер ун подъездны тиз һәм пөхтә итеп чистартып чыкты, стеналарны сылап-шомартты. Ә менә буярга яшәүчеләрнең үзләренә туры килде. "Жилсервис" мастеры Олег Бильгильдеев матур яшел төстәге буяу, пумалалар алып килде һәм эш гөрләп барды. Гүзәллек тудыруда һәрбер подъездда актив кешеләр табылды. Өстәвенә тәҗрибә инде бар: узган елны фатир хуҗалары үз көчләре белән ремонт ясадылар, әмма, әлбәттә инде, осталарча түгел. Менә бүген йортыбызның ун подъездындагы барлык тамбурлар да яңа буяудан балкып тора, ә анда яшәүчеләр, үтеп-сүтеп йөргәндә болай диләр: "Матурланды".
Миңа әлеге эш быел Казанда һәм Россиянең тагын унлап шәһәрендә узган "Том Сойер Фест" фестивален хәтерләтте, аның барышында шәһәрлеләр тарихи мохит булып торган агач өйләрне бушлай яңартып төзекләндерделәр. Нәтиҗәләр сокланырлык! Һәркайда ярдәмчел кешеләр табылды. Шулай булгач, игелекле гамәлләр эшләгез һәм дөньябыз яхшырак, чистарак булсын!
Нет комментариев