Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Подписка дәвам итә

    Агымдагы елның II ярты еллыгына безнең газетаны рәсмиләштерергә өлгермәгән укучыларыбызга мөрәҗәгать итәбез.

    1 апрельдән язылу бәясе 444 сумга артты, оешмалар һәм предприятиеләргә - 456 сум.

    Чыгымнарны киметү өчен почта хезмәткәрләре газетага язылганда абонент тартмасын һәм соратып алу хезмәтләрен тәкъдим итәләр. Болай эшләгәндә физик затларга газета бәясе - 339,12 сум, предприятие һәм оешмаларга 351,12 сум булачак.

    Хәзер безнең район газетасына һәм башка басмаларга өйдән чыкмый да язылырга була. "Подписка" баннеры www.tatmedia.ru-ның төп сайтына, www.tatpost.ru/Podpiska/Index.aspx-ка күчү юлы белән урнаштырылган.

    Сезгә теркәлергә, әбүнәче категориясен - физик яки юридик зат, подписка каталогын сайларга кирәк. Кирәкле басма исеме яки индексы буенча эзләнә. Интернет аша, кредит картасы яки "Электрон янчык" ярдәмендә тиешле сумманы түләп, язылырга була.

    Сезнең участокка хезмәт күрсәтүче хат ташучыны үзегезгә уңайлы вакытта өегезгә чакырып подписканы акчага рәсмиләштерергә мөмкин. Әгәр сорауларыгыз килеп туса, безгә мөрәҗәгать итегез. Электрон адресыбызны исегезгә төшерәбез: tetuch_awangard@rambler.ru.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: