Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Портал күп мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итә

    Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы (www.gosuslugi.ru) күп кенә мәсьәләләрне җиңел генә чишәргә ярдәм итәчәк.

    (Тәтеш, 11 июль, "Тәтеш таңнары"). Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы (www.gosuslugi.ru) күп кенә мәсьәләләрне җиңел генә чишәргә ярдәм итәчәк.

    Сайт дәүләт хезмәтләрен электрон төрдә бирүне тәкъдим итүче федераль дәүләт мәгълүмати системасы ­булып тора.

    Сайтта теркәлү бик гади:  паспорт мәгълүматлары һәм СНИЛС саны кирәк. Сайт хезмәтләрен тулы күләмдә алыр өчен шәхесне раслау зарур. Шәхесне сайтта күрсәтелгән хезмәт күрсәтү үзәкләренең берсенә мөрәҗәгать итеп (мәсәлән: күпфункцияле үзәк бүлегендә, Россия Почтасы бүлекләрендә) яисә көчәйтелгән квалификацияле электрон имза яисә универсаль электрон имза белән ­дәлилләргә була. 

    Дәүләт хезмәтләре порталында шулай ук федераль салым службасы хезмәтләрен дә алырга мөмкин. 

    Әлеге сайтта салым буенча бурычларны карарга, үзеңнең ИННны белергә, дәүләт пош­линасы түләргә һәм салым түләүченең Бердәм дәүләт реестрыннан язу алырга була.

    Шулай ук үз шәхесен раслап, сайттан файдаланучылар инспекциягә барып йөрмичә, Россия ФСХ сервисының “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты”на керә алачак. 

    Бу өйдән чыкмый гына салым органнары белән үзара бәйләнештә булу мөмкинлеген  биреп, вакытны күп сарыф итмәячәк. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: