Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Прививкага тезелик

    Тәтеш районында прививка ясау кампаниясе уза.

    (Тәтеш, 26 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Тәтештәге үзәк район хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре шәһәрдәге оешмалар һәм предприятиеләргә барып, грипптан прививка ясыйлар. 

    “Салкын тию авыруларыннан саклану өчен, прививканы вакытында ясатырга кирәк. Грипптан өч компонентлы тикшерелгән вакцина ясыйбыз. Прививка ясау кампаниясе агымдагы елның август ахырында старт алды”, – дип билгеләп үтә Тәтештәге үзәк район хастаханәсенең гомумтәҗрибә табибы Наталья Мазюкина.
    Медицина хезмәткәрләре әйтүенчә, Тәтеш районында яшәүче 4280 кеше прививка ясаткан. Шушы араларда вакцинаның яңа партиясе кайтуы көтелә.  

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: