Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Путин белән туры элемтә 30 июньдә була

Дәүләт башлыгына юлланган сорауларны 20 июньдә 12.00 сәгатьтән башлап 30 июньдә программа тәмамланганчы кабул итәчәкләр.

(Тәтеш, 21 июнь, "Тәтеш таннары"). Россия Президенты Владимир Путин 30 июньдә Россия гражданнары белән традицион туры элемтә үткәрәчәк. Программа эфирга Мәскәү вакыты буенча көндезге 12 сәгатьтә чыгачак.

Тапшыруны «Беренче», «Россия 1», «Россия 24», НТВ, ОТР һәм «Мир» кебек телеканаллар, шулай ук «Маяк», «Вести FM» һәм «Россия радиосы» кебек радиостанцияләр трансляцияләчәк. Бу турыда Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Дәүләт башлыгы ирекле режимда ил гражданнарын кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк», диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Россия Президентына сорауны «Мәскәү — Путинга» махсус мобиль кушымтасы аша бирергә мөмкин булачак. Шулай ук сораулар программаның moskva-putinu.ru һәм москва-путину.рф сайтлары һәм 0-40-40 номерына SMS- яки МMS-хәбәр һәм 8 (800) 200-40-40 телефоны буенча кабул ителәчәк.

«ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләре аша да сораулар җибәрергә мөмкин булачак. (программаның рәсми төркемнәре — vk.com/moskvaputinu һәм ok.ru/moskvaputinu).

Оештыручылар Дәүләт башлыгына юлланган сорауларны 20 июньдә 12.00 сәгатьтән башлап 30 июньдә программа тәмамланганчы кабул итәчәк. Чит илдән Бердәм хәбәрләр эшкәртү үзәгенә түбәндәге телефоннар буенча шалтыратырга була: 7 (499) 550-40-40 һәм 7 (495) 539-40-40.

 

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/20-06-2021/byel-putin-bel-n-tury-elemt-30-iyund-bula-5827440

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев