Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Путин белән “Туры элемтә” яңа форматта узачак

Россия Президенты шикаятьләр буенча сорау туган очракта, Хөкүмәт әгъзалары яки төбәк башлыклары белән оператив рәвештә элемтәгә чыгачак.

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин “Туры элемтә” вакытында, Хөкүмәт әгъзалары яки төбәк башлыклары белән конференц-элемтә буенча хәбәргә чыга алачак. Ул әлеге мөмкинлекне, гражданнардан килгән шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр буенча теге яки бу түрәгә сорау бирергә карар кылса кулланачак. Бу хакта үз чыганакларына сылтама белән РБК хәбәр итә.

Шуңа күрә, губернаторларга “Туры элемтә” барышын игътибар белән күзәтергә, бу вакытта ял алмаска һәм элемтәдә булырга киңәш иттеләр.

Владимир Путин белән “Туры элемтә” 7 июнь көнне узачак. Әлеге чара 16 тапкыр уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X