Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Путин дәүләт автоинспекторларына машиналарның номерын салдыруны тыйды

ЮХИДИ хезмәткәрләре законда каралган очракларда транспорт чарасыннан файдалануны тыю хокукын саклап калачак.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин дәүләт автоинспекторларына, кагыйдә бозу сәбәпле файдалану өчен тыелган очракта, машиналарның номерын салдыруны тыйды. Шул хактагы мәгълүмат хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.

Шул ук вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре законда каралган очракларда машиналар һәм ике көпчәкле транспорт, трактор һәм башка транспорт чараларыннан файдалануны тыю хокукын саклап калачак.

Россиядә машина йөртүченең ОСАГО полисы булмау, техник төзексезлекләр һ.б. номерлардан мәхрүм итүдә иң киң таралган сәбәпләр булып тора.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X