Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рамазан – саваплы ай

Олы Тормы мәдәният йортында ифтар мәҗлесе узды. Анда авыл кешеләре һәм Тәтештән дә кунаклар катнашты.

(Тәтеш, 11 июнь, “Тәтеш таңнары”). Мәҗлесне авылның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Рузалия Хәбибуллина күркәм очрашу хөрмәтенә багышланган матур эчтәлекле чыгыш белән ачып җибәрде. Шуннан соң ул шигъри юллар аша Рамазанның хикмәтләре турында сөйләде.

Мәдрәсәгә йөрүчеләрнең “Нәсыйхәт” төркеме – Рәмзия Гыйз­зәтуллина белән Гөлшат Нигъмәтуллина – моңлы итеп мөнәҗәтләр көйләделәр, Миләүшә Гатауллина ның тирән мәгънәгә ия шигыре күңелләрне рухландыр­ды. 
Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов Коръән сүрәләре укып, йөрәк түрләренә барып ирешерлек вәгазь сөйләде. 

“Бүгенге ифтарны оештырган һәм үткәргән хуҗалык җитәкчесе Ил­һам Хисамовка, җирлек башлыгы Нияз Салиховка зур рәхмәт.  Барыбызның да максат бер – яшь буынны әдәп­ле-әхлаклы итеп үстерү, киләчәктә дә игелекле эшләргә омтылып яшәү”, – диде Инсаф хәзрәт үзенең чыгышында.

Аның теләкләренә кушылып, “Новая заря” җитәкчесе Илһам Ислам улы, районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе урынбасары, татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова, районның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Гүзәл Мингалиева, авыл имамы Илдар Җа­малетдиновлар да үзләренең хис-кичереш­ләрен, изге теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев