Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Раян күктә генә түгел, Тәтештә дә бар

Райбашкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса Дианова быелның 9 аена йомгак ясады.

Никахлашу
Шул вакыт эчендә 101 пар никахлашты (былтыргыдан 13 процентка ким): авыл җирлегендә 55 яңа гаилә барлыкка килде, 46сы - Тәтештә. 37сенең икенче никах. Иң күп туйлар ав­густта булды - 23 пар кавышты. Кияүләр һәм кәләшләрнең яше - 18-24, шулай да кияү егетенең үз парыннан күпкә яшь булуы дәвам итә (иң зур аерма - 10 ел).

Аерылышу
Икенче ел рәттән никахларын өзүчеләрнең артуы күзәтелә: шулай да уңай якка бераз үзгәреш бар: быелның 9 аенда 57 пар аерылышкан (шәһәрдә - 29, авылларда - 28), узган елның шул чорына караганда 5 процентка ким. Аерылышуның инициаторлары күпчелек хатын-кызлар. Статис­тикадан күренгәнчә, иң киеренке чор 30дан 40 яшькә кадәр. Гаиләләрнең таркалуы күпчелек 20 елдан артык яшәүчеләргә туры килә (гомуми аерылышучыларның 41 проценты). Нигездә судлашып аерылышалар. Гомер итеп бетергәндә аерылышучылар да бар, мәсәлән, ике гаилә 46 һәм 44 елдан соң тар­калды.

Минус
Районда 9 айда 306 кеше (150 ир-ат, 156 хатын-кыз) үлде, бу узган елның шул чорына караганда 11 процентка ким. Вафат булган ирләрнең уртача гомер озынлыгы 65,9 ел, хатын-кызларның - 77,3. Сәбәпләре: йөрәк-кан тамырлары чирләре, үпкә авыруы, яман шеш, үз-үзләренә кул салу, юл-транспорт фаҗигаләре, имгәнүләр һәм башкалар. Уртача бер айда 34 кеше бакыйлык­ка күчә (бу хәл апрельдә күп күзәтелде - 41).

Плюс
Районда 9 айда туу турында 180 таныклык тутырылды, бу былтыр­гыдан 2 процентка күп. Шуларның 93е - малайлар, 87се - кызлар, әйтергә кирәк, Татарстан буенча малайлар күбрәк туды. Шәһәрдә - 154 (былтыргыга караганда 16 сабыйга күбрәк), авыл җирлекләренә 26 бала (13кә ким) ­дөньяга килде.

Игезәкләр
Игезәкләр тууы теркәлмәде, ә былтыр бу чорга 3 пар булган иде.

Исемнәр
Алисә, Азалия, Малинә, Зәринә, Тимур, Әмир, Раян исемнәре аеруча киң таралган.
Ата-аналар үзләренең сабыйларына Ясминә, Камилә, Мәликә, Надия, Әмирхан, Йосыф, Рамазан кебек онытылган исемнәрне куша башладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X