Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район авылларында төрле чаралар һәр­даим ­булып тора

– Бакырчы укучылары сыерчык ояларын агачларга беркетеп куйдылар, – дип хәбәр итә авылның социаль челтәрдәге төркеме. – Яз башында гына күзәтелә торган тагын бер рәхәт мизгел – ул күчмә кошларның кайтуы һәм матур итеп сайрап җырлаулары. Сыерчыклар күренү белән гөрләвекләр ага, үги ана яфраклары чәчәк ата, беренче күбәләкләр оча башлый. “Сыерчык диңгез артына китсә дә, туган оясына кайта” дигән сүз бар ­халыкта.

Байраш авылы мә­дәният йортында “Сәла­мәтлек иленә сәяхәт“ дигән интеллектуаль уен узган.
– Балалар спорт төрләре белән таныштылар, сәламәт яшәү рәвеше, чыныгу, витаминнар турында файдалы күп мәгълүматлар белделәр, – дип хәбәр итә чараны ­оештырган мәдәният хезмәткәре Ләйсән Хәйруллина.

Сөендек авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар хөрмәтенә куелган обелиск янында ватан­пәрвәрлек акциясе узган.
– Мәктәп укучылары бе­лән берлектә якташлары­бызны искә алу чарасы үт­кәр­дек, – диде Люция ­Хәли­уллова.

Зур Әтрәч башлангыч мәктәбендә узган “Татар кызчыгы-2021“ бәйгесендә энҗе бөртекләредәй татар кызчыклары үзлә­ренең сәләтләре белән ­сокландырды. 
– Мәктәбебездәге 5 кызчык җыр, бию, сәнгать осталыгында ярыштылар. Чиккән кулъяулык һәм сөлгеләр тәкъдим иттеләр, салат ясадылар, бер-берсен бизәделәр, сорауларга җаваплар бирделәр. Кызлар бар яктан сәләтле булуларын күрсәттеләр, – дип уртаклаштылар мәктәп мөгаллимәләре Гүзәлия Гафиятуллина белән Фирдания Миннуллина.

Олы Тормы авылы ки­тапханәсендә шигъриятне яраткан укучылар белән берлектә “Шигърияттә – кунакта” дип исемләнгән чара булып узган.
– Китапханәче Лилия Гафиятуллина әзерләгән татар шигърияте һәм әдәби  танып-белү викторинасында катнаштык, ­татар шагыйрьләренең ши­гырь­ләрен укыдык, – дип уртаклаштылар олытормылар. – Китапханәченең шигърият турында сөйләвен кызыксынып тыңладык, Ки­чә ахырында Габдулла Ту­кайның яраткан “Туган тел” җырын җырладык.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев