Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Район башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар

    Район Советының яңа чакырылыш депутатлары 23 октябрьдә Аркадий Семенычев кандидатурасы өчен тавыш бирделәр.


    IV чакырылыш Тәтеш муниципаль районы Советының 3нче утырышында Тәтеш районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Аркадий Семенычев сайланды.

    Район Советының яңа чакырылыш депутатлары 23 октябрьдә Аркадий Семенычев кандидатурасы өчен тавыш бирделәр.

    Утырышта шулай ук ­Тә­теш районы ­Советы каршындагы даими ко­­мис­сия­­ләрнең рәисләре ­сай­­ланды. Монастырский авыл җирлегеннән депутат Илдар Сөләйманов бюджет, икътисад һәм эшкуарлык буенча сайланды; Льяш авыл җирлегеннән депутат Ирина Тихонова җирле үзидарә, законлылык, хокук тәртибе һәм депутат этикасы буенча сайланды; Бакырчы авыл җирлегеннән депутат Илдар Шәмсетдинов социаль сәясәт мәсьәләләре буенча сайланды; Олы Тархан авыл җирлегеннән депутат Фәнил Ибраһимов җирдән файдалану, аграр һәм табигатьне саклау мәсьәләләре буенча сайланды. 

    фото: tetushi.tatarstan.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: