Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Район зур, эш күп

    Район башлыгы иҗтимагый совет әгъзалары белән очрашты.

    Валерий Сергеевич, җәмәгатьче­ләрнең эшләрен югары бәяләп, шәһәр һәм районны үстерү буенча үз планнары, актуаль проблемалар белән уртаклашты, аларны хәл итүдә иҗтимагый совет та ярдәм күрсәтә ала. Советның актив позициясе социаль проблемаларны хәл итүгә уңай йогынты ясый. Аның абруйлы фикеренә район халкы да, шулай ук предприятие һәм оешма җитәкчеләре дә колак салалар. Шуңа да район башлыгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлегенә, салымнар җыюга, хезмәт хакларын вакытында түләүгә һәм район халкының мәнфәгатьләренә кагылышлы башка мәсьәләләрне хәл итүдә булышлык күрсәтүләрен сорады. Төзекләндерүдә, бергәләп шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандаларга кирәк.

    Район башлыгының төзекләнде­рү кагыйдәләрен бозган өчен штрафка тарту хокукы булган район административ комиссияләре һәм службалары эшенә дә дәгъвалары бар. Мәсәлән, район территориясендәге карьерларны арендалауда тәртип урнаштыру зарур. Арендаторлар, табыш алып, бернинди җәзага тартылмыйча юлларны бозалар, аларны тазарту белән шөгыльләнмиләр. Һәм беркем дә, хәтта җирлек башлыгы да, аларга кисәтү ясамый.
    Ни өчен бездә башка районнардан һәм шәһәрләрдән килгән подрядчылар эшлиләр? Чөнки үзебезнекеләр ремонт, төзелеш эшләренә алынмыйлар, димәк, социаль үсеш мәсьәләләрен хәл итәргә тотылыр­га тиешле салымнар да районнан читкә китә. Җәмәгатьчеләр йогынты ясый алырлык мәсьәләләр җитәрлек. Халык белән эшләү дә шуңа керә. Туган җиребез хакына игелекле эшләрнең нигезе - ул җаваплылык, ватанпәрвәрлек, кече ватаның өчен горурлык хисе. Безнең мактанырлык эш-гамәлләребез бар, әгәр барыбыз да бер максатка - Тәтеш җирен чәчәк аттыруга омтылсак, без бик күпне башкара алачакбыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: