Районда өлкәннәр айлыгын үткәрүгә әзерлек башланды
Район башлыгының комиссияләр составын (аны райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Гасимов җитәкли) һәм чаралар планын раслаган карары чыкты.
Айлык барышында, 10 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр, медицина хезмәткәрләре өлкәннәргә медицина тикшерүе үткәрәчәкләр, балалар һәм яшьләр аларга хуҗалыкларында көзге эшләрдә булышачаклар, "Бер-беребезгә ярдәм итик" хәйрия акцияләре узачак, зур мәдәни программа әзерләнә.
Бүгенгә районда картлык буенча 6784 кеше пенсия ала, шуларның 1669ы эшләүче пенсионерлар. Өлкән яшьтәге 1910 кеше үзләренең оешмалары белән элемтәләрен югалткан, әмма алар да читтә калмаячаклар. Район җитәкчелеге андыйлар өчен азык-төлек күчтәнәчләре әзерли.
Айлык чаралары газетабыз битләрендә яктыртылачак. Укучыларыбызның фикерләре белән уртаклашуларын, тәкъдимнәр кертүләрен, игелекле эшләр адресларын хәбәр итүләрен сорыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев