Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Районда яшәүчеләргә, кунакларга уңайлы булсын өчен

    Районда Тәтеш – Кама Тамагы юлын асфальт­лау төзелеше дәвам итә.

    (Тәтеш, 15 август, "Тәтеш таңнары", Лина Тихонова, автор фотосы).  Безнең юл төзүчеләр быел аны 3360 метр озынлыктагы участокта төзекләндерә. Эш июнь башында башлап җибәрелгән, ә сентябрь уртасына аны төгәлләү ниятләнә.

    Тәтешнең юл-ремонт хезмәте идарәсе начальнигы Иршат Әхтәмов мәгълүматлары буенча, әлеге объектта 20 техника эшли. Җаваплы эш – тәҗрибәле белгечләргә ышанып тапшырылган, алар арасында юл мастеры Алексей Семикопейкин, бульдозерчы Евгений Деревенский, төягеч шоферы Вазыйх Гыйззәтуллин бар.

    “Туристлык маршруты уза торган Долгая Поляна юлы да йөрер өчен уңайлырак булачак, бар­лык заманча таләп­ләргә җавап бирәчәк, һәм, моны тиздән тә­тешлеләр дә, районыбыз кунаклары да бәяләр дип уйлыйм”, – диде Иршат Мәсхүт улы. 
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: