Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда Яшьләр парламенты оештырылды

Яшьләр парламентының беренче утырышы агымдагы елның 28 октябрендә була.

(Тәтеш, 24 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш муниципаль районы Советында хәзер Яшьләр парламенты эшли.

IV чакы­рылыш район Сове­тының икенче утырышында районның Яшьләр парламенты составы сайланды, анда 18дән 35 яшькә кадәрге эшләүче яшьләр: Лидия Абрамова, ­Алмаз Вәлиев, Екатерина Воробьева, Екатерина Гафурова, ­Максим Глотов, ­Кристина Евсеева, Никита Железнов, Илмаз Заһидуллин, Виктор Исаев, Иван Краснов, ­Эльмира Мөхәммәтҗанова, Ксения Обидина, ­Елизавета ­Сабирова, ­Юлдаш Салаватов кертелде.
“Яшьләр парламенты – Тәтеш муниципаль рай­оны Советы яшьләрнең закон һәм хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен норматив хокукый җайга салу, яшьләрнең проблемаларын хәл итү буенча күрсәтмәләр әзерләү, закон иҗаты эшчәнлеге күнекмәләрен үзләштерү һәм Россиянең Яшьләр парламентарие хәрәкәтендә катнашу өчен шартлар булдыру өлкәсендә ярдәм итү өчен оештырылды. Яшьләр парламенты район Советында киңәшмәле һәм консультатив булып тора, ул үзенең эшчәнлеген иҗтимагый башлангычларда алып барачак, Тәтеш муниципаль районы Советының вәкаләт вакыты булдырылачак”, – дип хәбәр итте безгә район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт  бүлеге ­начальнигы Сергей Павлушин.

Яшьләр парламентының беренче утырышы агымдагы елның 28 октябрендә була, анда Яшьләр парламенты әгъзалары арасыннан ачык тавыш биреп, рәис, рәиснең урынбасарлары, җаваплы секретарь сайланачак, комиссия оешачак. Положение нигезендә, Яшьләр парламенты рәисенә кандидатлар үзләренең эшчәнлек программасын тәкъдим итәчәк.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев