Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Районда үзара салым программасы ничек тормышка аша

    Жуково авыл җирлегендә үзара салым программасын тормышка ашыру турында безгә җирлек башлыгы булып нәкъ бер ел эшләүче Николай Сапож­ников сөйләде.

    (Тәтеш, 28 сентябрь, «Тәтеш таңнары»). Жуково авыл җирлегендә үзара салым программасын тормышка ашыру турында безгә җирлек башлыгы булып нәкъ бер ел эшләүче Николай Сапож­ников сөйләде.
    “Безнең җирлек 5 торак пункттан тора: Иоково, Кызыл Тархан, Жуково, Берлек, Яңа Сумароково авыллары. Җирлектә үзара салым программасы эшли башлаган еллар эчендә кешеләр тарафыннан җыелган һәм хөкүмәттән финансланган акча Жуководагы Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәлен төзүгә һәм төзекләндерүгә юнәлтелде, шунда ук су үткәргеч челтәрләренең бер өлеше ремонтланды һәм чишмә яңартып төзекләндерелде; Кызыл Тарханда скважина борау­ланды, буа һәм су үткәргеч челтәре төзекләндерелде, каты көнкүреш калдык­лары өчен мәйданчык төзедек, – дип уртаклашты безнең белән җирлек башлыгы.
    – Без урамнарны яктырту лампочкаларын алыштырдык, 4 торак пунктта яңа яктырткычлар урнаш­тырдык, лампочкалар алыштыру буенча эшләр дәвам итә, шулай ук үләннәрне чабу да даими рәвештә алып барыла, безнең территория­дә һәрвакытта чиста һәм пөхтә, үләннәрне чабу буенча эшне оештыруда Жуковода яшәүче Владимир Сергеев ярдәм итә. Шушы көннәрдә Иоковода истәлек Обелискын ремонтлау, аның тирә-як территориясен һәм сугышта һәлак булган, исән-­имин­ әйләнеп кайткан якташларның исемлеген яңартып төзекләндерү төгәлләнеп килә. Бу эшкә хәзерге вакытта Тәтештә яшәүче иоковолылар да зур өлеш кертте, авыл халкы аларга нәсел дәвамчылары өчен батырлар турындагы истәлекне сак­ларга омтылганнарына бик рәхмәтле. План буенча 2019 елда Иоковода яңа су үткәргеч төзеләчәк, моның өчен проект-смета документлары тутырылган. Агымдагы ел ахырына кадәр Иоково һәм Жуковода юлларның бер өлешен ремонтлаячакбыз, вак таш инде сатып алынды. Үзара салым акчасының бер өлеше Жуково һәм Иоковода зират территорияләрен тәртипкә китерүгә юнәлтелде, Яңа Сумароково зиратында да шундый ук эшләр башкару планлаштырыла. Кызыл Тарханда зират коймалана, ремонтны биредә яшәүчеләр үзләре башкаралар, анда җирләү кирәк-яраклары кую өчен бина да төзелде. Безнең җирлектә яшәүчеләр үзара салым программасы өчен актив рәвештә тавыш бирәләр, без җыеннарда акчаны сарыф итү буенча карарлар кабул итәбез. Киләчәктә үзара салым акчасын зиратларны коймалап алуга, Иоково, Кызыл Тархан, Берлектә видеокүзәтү камералары урнаш­тыруга юнәлтергә ниятлибез. Җирлек территорияләрен төзекләндерү мәсьәләләре үзара салым программасы буенча хәл ителгән кебек, шулай ук “Колос” агрофирмасы” ҖЧҖ җитәкчелегенең зур ярдәме нәтиҗәсендә дә тормышка ашырыла – әлеге авыл хуҗалыгы предприя­тиесе акчасына Кызыл Тарханда мәчет территориясе тулысынча әйләндереп алынды”.

    Монастырский авыл җирлегендә гражданнарның үзара салым программасы гамәлгә кертелгән вакыт эчендә Ильинскида су үткәргечне ремонтлау, Лаптевкада чишмәне төзекләндерү тормышка ашырылган, Баймәттә кое ясалган. Үткән елны акча Монастырский, Ильинск, Лаптевка һәм Баймәт юлларын ремонтлауга юнәлтелгән. Агымдагы елның беренче кварталында авыл кешеләре тарафыннан  48 мең 500 сум акча җыелган. 
    Материалларны гәҗит хәбәрчеләре әзерләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: